Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутат тыңлады

ТР Дәүләт Советы депутаты – «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Николай Нефедов шәхси сораулар буенча тукайлыларны кабул итте. 

Беренче мөрәҗәгать итүче Теләнче Тамак авылыннан. Пенсионер Розалия Минһаҗева депутаттан авыл мәчетен торгызуда ярдәм сорый. Билгеле булганча, Теләнче Тамак авылының тарихы бик бай. Биредә сәүдәгәрләр, татар мәгърифәтчеләре Хәлфиннәр яшәгән. Шул чорда авыл чәчәк аткан. Берсеннән-берсе зәвыклы йортлар салынган, малайлар өчен кызыл кирпечтән ике катлы, ә кызлар өчен агачтан мәдрәсәләр төзелгән. Бүгенге көндә авылның 19нчы гасырның икенче яртысында төзелгән «Фәйзрахман» мәчете бинасына капиталь ремонт кирәк. Бинага соңгы тапкыр 90нчы елларда ремонт ясалган булган. Теләнче Тамак халкы аны элеккеге хәлендә саклап калырга тели. Депутатка алар шундый гозерләрен җиткерә. ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов кирәкле ремонт эшләренең күләме буенча смета сорады. 
Икенче мөрәҗәгать Тогаево авылында яшәүче Татьяна Аристовадан. Ул М-7 федераль трассасында Шилнәбаш hәм Тогаево авылы юллары кисешкән урынның куркыныч булуын искәртә. Шуңа күрә депутаттан комиссия составында әлеге юлның куркынычсызлыгын бәяләүне сорый. Бу мәсьәләне Николай Нефедов үз контроленә алды.
Очрашуга килгән тагын бер райондашыбыз – Вадим Уляшев – Кече Шилнә авыл җирлеге халкы исеменнән ТР Дәүләт Советы депутаты – «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Николай Нефедовка рәхмәт сүзләрен җиткерде. 2018 елда аның ярдәме белән «Колосок» балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрелде, Кече Шилнә авылының Восточный микрорайонында юллар төзүгә дә әлеге компаниянең булышлыгы зур булды. 2020 елда «РИТЭК» җәмгыяте ярдәме белән Олы Шилнә авылында да юл төзекләндерү планы бар. 
ТР Дәүләт Советы депутаты – «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Николай Нефедов тукайлыларны алга таба да кабул итәчәк. Киләсе кабул итү көне декабрь аена билгеләнгән. 70-37-82 телефоны буенча алдан язылырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев