Автобусларны тикшерәләр
Автобусларның кагыйдә үтәүләрен тикшерү максатыннан 8-19 декабрьдә район ЮХИДИ хезмәткәрләре «Автобус» операциясе уздыра.
Рейдларга көн саен чыгачаклар. Автобусларның техник күзәтү үтүенә игътибар итәчәкләр, төзек булмаган килеш юлга чыккан автобусларны ачыклаячаклар. Искәртеп үтәбез, ел башыннан республикада автобуслар катнашында 128 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 178 кеше имгәнүләр алган, 1 кеше үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев