Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Ярамаган урыннан чыкканда машина бәргән 

18 сентябрьдә кичке сәгать 6 тулгач район ЮХИДИ бүлегенә Яр Чаллының Старосармановская урамында җәяүлене бәрдерү турында хәбәр килә. Форд Фокус автомобилендә баручы 62 яшьлек ир-ат юл аркылы чыгучы җәяүлене күрми. Тукай районында яшәүче 63 яшьлек җәяүле ир-ат, бердән, ярамаган урыннан юл аша чыккан, икенчедән, киемендә бернинди яктылык кайтаргыч элементлар да булмаган. Һәлакәттә җәяүле баш җәрәхәтләре ала. Аны медицина хезмәткәрләре БСМПга алып китәләр. 

ЮХИДИ хезмәткәрләре караңгыда йөргәндә киемегездә яктылык кайтаргыч элементлар булсын, җәяүле кичүеннән генә чыгыгыз дип һәрдаим кисәтеп торсалар да, җәяүлеләр үз гомерләренә һәм сәламәтлекләренә битараф кала бирә. Һәм нәтиҗә, күргәнебезчә, аяныч. Мондый фаҗигаләр һәрдаим кабатлана тора, дип кисәтә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев