Профилактик чара
Һәр елны ноябрь аеның өченче якшәмбесендә бөтен дөнья күләмендә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алалар.
Әлеге профилактик чарага Тукай районы да кушыла. Аның кысаларында мәктәпләрдә шул темага багышлап флешмоблар, рәсем, кул эшләре конкурслары, интеллектуаль уеннар, түгәрәк өстәлләр үтә. ЮХИДИ хезмәткәрләре шулай ук травмалар алган балалар янына дәваханәләргә дә барачаклар, аларга киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуның никадәр мөһимлеген аңлатачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев