«Җәяүле кичүе»
Ел башыннан районда җәяүлеләр катнашында 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда ике кешенең гомере өзелде, 10 кеше төрле имгәнүләр алды. 2018 елның бу чорына 11 һәлакәт теркәлгән булган, шулай ук 2 кеше вафат булган, 10 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Республика буенча быел тугыз айда 42 җәяүленең гомере өзелгән. Аларның 24е тәүлекнең караңгы вакытында җирле пункттан читтә яктылык кайтаргыч элементлар кермәгән киемнән йөргән.
Бу көннәрдә республикада, шул исәптән районда да «Җәяүле кичүе-2019» дип аталган ункөнлек бара. Әлеге чара кысаларында район ЮХИДИ инспекторлары җәяүлеләрнең кагыйдәләрне үтәвенә, машина йөртүчеләрнең юл бирүенә игътибарны тагын да көчәйтәләр. Җәяүлеләрнең яктылык кайтаргыч элементлар куллануына да аерым игътибар биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев