Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Бер ихатада икенче янгын

«Татарстан» совхозы поселогыннан бердәм диспетчерлык хезмәтенә төнлә хәбәр килә. Шалтыратучы мунча януы турында әйтә. Моннан дүрт ай элек кенә гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре әлеге адрес буенча йорт эчендә чыккан янгынны сүндергән булалар. 

Мунчага ут капкан көнне хуҗалар менә шушы йортны төзекләндерү белән мәшгуль булалар. Кичен мунчада юынып, ишекләрен ябып чыгып китәләр. Бераздан күршеләре кереп мунчадан төтен чыгуын хәбәр итә. Хуҗалар утны башта үзләре сүндермәкче булалар, ләкин көчләре җитми. 
Тикшерүдән күренгәнчә, ут иске бойлердан кыска ялганыш аркасында чыккан дип билгеләнә. Мунчаның нәкъ менә шул бойлер торган стенасына зур зыян килә, хәзер аны хуҗаларга яңадан ясарга туры киләчәк.

Илнар МИФТАХОВ, 
күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев