Якты юл
  • Рус Тат
  • Штрафларны Интернеттан тикшерегез

    Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен фото-видеотеркәү системасы аша килгән административ штрафлар буенча карарларның күчермәләрен дә алырга була.

    Моның өчен район ЮХИДИ бүлегенә килеп гариза тутырырга яки үз кулыгыз белән тутырган гаризаны gibdd.tukaevskij@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. 
    Административ штрафлар турында мәгълүматны вакытында алу һәм аны 20 көн эчендә 50 процентлы ташлама белән түләргә өлгерү өчен uslugi.tatarstan.ru. дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында теркәлергә кирәк. Шунда ук штрафларны автомат рәвештә түләү өчен шаблон да кертергә була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: