Юл хәрәкәте иминлеге

Җәяүлене бәрдерделәр

8 декабрь көнне төнге сәгать 8 тулгач Круглое Поле поселогында КИА РИО автомобилендә баручы 19 яшьлек егет, тизлеген арттырып, җәяүле хатын-кызны бәрдерә.

Кызганычка каршы, хатын-кызның киемендә яктылык кайтаручы элементлар да булмаган. Ул ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы килеп җиткәнче үк фаҗига урынында җан биргән. 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев