Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тизлек арттыру сәбәпче

«РЕНО ДАСТЕР» автомобилендә баручы 35 яшьлек ир-атның тизлекне арттыруы аркасында 1 ноябрь көнне юлда дүрт кеше, шул исәптән йөртүче үзе дә, төрле имгәнүләр ала. Һәлакәт кичке сәгать 5 тулгач Яр Чаллы – Сарман трассасында килеп чыга. Йөртүче идарә итүне югалтып, каршы юнәлештәге полосага чыга һәм «ХЕНДЭ ГРЕТА» белән бәрелешә. «РЕНО ДАСТЕР»ның пассажирлары – пенсионер хатын-кыз бүген комада, 35 яшьлек хатын-кыз шулай ук БСМПда. Гаепле йөртүченең машина йөртү стажы нибары бер ел булган. 

Яр Чаллы – Зәй юлында исә «КАМАЗ» машинасы юл кырында туктап торган «Скания» белән бәрелешә. Бу һәлакәт тә тизлек режимын сакламау аркасында килеп чыга. Хәзер «КАМАЗ» йөртүчесе больницада. 
Район хакимиятендә узган киңәшмәдә хәбәр итүләренчә, узган атнада юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 261 очрагы теркәлгән. 4 кеше исерек килеш руль артына утырган, 2 кешенең машина йөртү таныклыгы булмаган. Куркынычсызлык каешын тагуга игътибар итмәүчеләр һаман да күп – алар бу юлы 60 кеше булган. Машина йөртүчеләр теркәү номерларының чисталыгына да игътибар итсеннәр иде. Инспекторлар бер атна эчендә шундый 52 очрак буенча беркетмә төзегәннәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X