Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тизлек арттырганнар

18 ноябрь көнне кичке сәгать 5 тулганда Яр Чаллы шәһәре – Яңа поселогы юлында «Шевроле Спарк» автомобиленә утырган 32 яшьлек хатын-кыз тизлеген арттыру сәбәпле идарә итүне югалтып, каршы юнәлештәге полосага чыга һәм «Рено Дастер» белән бәрелешә. Юл һәлакәтендә әлеге хатын-кыз үзе һәм икенче машинаның пассажиры (48 яшьлек ир-ат) тән җәрәхәтләре ала. 

Шул ук көнне кичке сәгать 18.30да Иске Җирекле авылында тагын бер авария теркәлә. Бу юлы да һәлакәтнең сәбәбе – тизлек режимын сакламау. «ВАЗ 21093» автомобиленең 46 яшьлек йөртүчесе шулай ук каршы юнәлештәге полосага чыга һәм «Форд Фокус» белән бәрелешә. Әйтергә кирәк, Башкортстаннан килгән әлеге йөртүче соңгы ике елда бер мәртәбә дә юл йөрү кагыйдәләрен бозмаган булган. Һәлакәттә ул үзе һәм аның белән бергә баручы 48 яшьлек хатын-кыз имгәнүләр алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев