Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Машинам – ышанычлы юлдашым

Дуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы чираттагы бәйгене игълан иткән иде. Бу юлы без машина йөртүче ханым, туташлардан үзләренең руль артына утыру тарихын сөйләүләрен сорадык. Беренче тапкыр машинаны мөстәкыйль идарә иткән көн, куркуны җиңү, юлда килеп туган гадәти булмаган хәлләрдән чыгу әмәлләре турында сөйләүләрен сораган идек. Кабат искәртеп үтәбез: бәйгегә...

Үткән атнада газетабыз битләрендә Бай-Бүләк авылыннан Янирә Әминова белән Октябрь Бүләктән Лилия Сәйфетдинова турында язган идек. Безнең Вконтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемгә (http://vk.com/club54482574) бәйгедә катнашучыларны яклап, алар өчен җан атучылардан бик күп хәбәрләр килеп иреште. Әлеге ханымнарның җиңүләрен авылдашлары, якыннары, туганнары, танышлары бик тели. Янирә Әминова турында «шумахер», «иң оста хатын-кыз» дип тә, яшьләрчә «респект» дип тә язып калдырганнар. Чулпан Шакирова исемле укучыбыз мондый эчтәлекле хәбәр калдырган:
- Минем апам иң матуры, иң булганы, кулыннан килмәгән эше юк. Машинаны да ир-аттан ким йөртми. Бөтен юл кагыйдәләрен һәм аларны бозган очракта нинди штрафлар каралганын яхшы белә, шулай итеп, бар яктан да булган ул, - дип язган Чулпан.
Лилия Сәйфетдинова исемле катнашучыбызга да җылы эчтәлекле хәбәрләр шактый калдырганнар. Укытучылары турында укучылар «яраткан апабыз, без сезнең өчен», «Лилия апабыз - безнең икенче әниебез» дигән матур теләкләр дә язып калдырганнар.
Сөйкемле туташлар, гүзәл хатын-кызларыбыз, конкурсыбызның дәвам итүен искәртеп үтәбез. Сездән хатлар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге