Бәйге тег белән яңалыклар
-
Казанда «Татарстанның иң яхшы дәүләт гражданнар хезмәткәре» бәйгесе старт алды
Конкурста катнашучылар законнарны, шулай ук рус, татар телләрен һәм бер чит телне белү буенча тестлаштыру узачак.
-
Республикакүләм ярышта Иштирәктән Диләрә Һадиева II урын алды
Күптән түгел генә Казан шәһәрендә «Балалар илебезне рәсемгә төшерә!» дип аталган IX республикакүләм телевизион конкурсның йомгаклау этабы үтте. Ул Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы, Сынлы сәнгать дәүләт музее ярдәме белән «Бердәм Россия» сәяси партиясе, шулай ук «Татарстан» дәүләт телерадио компаниясе тарафыннан уздырылды. Мәртәбәле конкурсның «Бөек Җиңүнең 70 еллыгына» багышланган...
-
«Якты юл» газетасы «Легендар бренд» конкурсында катнаша
Татарстанда «Татмедиа»ның легендар брендлары дигән республика бәйгесе башлангыч алды. 12 майдан 15 сентябрьгә кадәр конкурсның онлайн тавыш бирү этабы бара. Безнең газета да әлеге конкурста катнашучыларның берсе. Район тормышын гына түгел, ә файдалы киңәшләр биреп баручы, районның атаклы кешеләре белән таныштыручы, аннан тыш мәгариф, мәдәният, спорт яңалыкларын һәрдаим яктыртучы «Якты...
-
Айдар Хөсәенов курайчыларның IV республика бәйгесендә гран-прига лаек булды
Чаллыда шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае бинасында танылган курайчы Инбер Вагыйз улы Шәфыйков истәлегенә багышланган «Моңлы курай» IV республикакүләм курайчылар бәйгесе узды. Сүз уңаеннан, Инбер Шәфыйков - гомеренең 30 елын сәхнәгә багышлап, татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән, заманында «Чулман» ансамблен җитәкләгән танылган курайчы. Бәйгедә республикабызның төрле шәһәрләреннән һәм...
-
«Иң яхшы әйдаман» итеп Новотроицкоедан Ангелина Вахрущева билгеләнде
Новотроицкое урта мәктәбендә «Иң яхшы әйдаман» республикакүләм конкурсының муниципаль этабы үтте. Районыбызның 19 мәктәбеннән VII-XI сыйныфларда белем алучы балалар конкурста чыгыш ясар өчен үзләренең портфолиоларын җибәргән булган. Сайлап алу турыннан соң финалга 8 конкурсант чыкты.
-
Авылым оныклары
Балдан татлы балам баласы, дип бик дөрес әйткәннәр. Оныклар бигрәк кадерле шул! Авылдагы әби-бабайда - туган нигез җылысы, нәсел җебенең башы шунда барып тоташа. Оныклар, балалар җыелган, гөр килеп торган йортлар соклану тудыра.
-
Җиңүчеләребезне бүләкләдек
Редакциябез игълан иткән «Һөнәр - кулдагы алтын беләзек» исемле конкурс укучыларыбыз арасында зур популярлык казанды. 2 айдан артык дәвам иткән әле бәйгебездә 15тән артык кеше катнашты. Җиңүчеләрне редакциядә бүләкләдек.
-
«Һөнәр – кулдагы алтын беләзек» бәйгесенең беренче этабы җиңүчеләрен бүләкләдек
Газетабызда «Һөнәр - кулдагы алтын беләзек» бәйгесен игълан иткәннән соң укучыларыбыздан хатлар, фотографияләр бик күп килде. Алар килгән саен без гаҗәпләнүдән туктамадык - уңган-оста кешеләр бик күп икән бит районыбызда! Редакциябез бәйгенең беренче этап нәтиҗәләрен 17 декабрьдә ясады, шул ук көнне без җиңүчеләребезне бүләкләдек тә.
-
«Һөнәр – кулдагы алтын беләзек» конкурсы дәвам итә
Газетада бәйгене игълан иткәннән соң сездән хатлар, фотографияләр килгән саен гаҗәпләнүдән туктамыйбыз - уңган-оста бик күп икән бит районыбызда! Чөнки «Һөнәр - кулдагы алтын беләзек» бәйгесендә катнашучы кешеләрнең күпчелеге бу һөнәргә махсус укымаган. Ә аларның иҗади эшләре сокланып туймаслык!
-
Сканвордларда «Мин «Якты юл»га язылам» дигән сүзләр иде
Район газетасы битләрендә өч атна дәвамында сканвордлар биреп килдек. Шартын да билгеләгән идек. Редакциягә дөрес җавабын тапкан 100гә якын кеше шалтыратты. Чыннан да, өч санда чыккан сканвордта «Мин «Якты юл»га язылам» дигән сүзләр яшеренгән иде. Иң беренчеләрдән булып җавапны Сәмәкәй авылының «Зиләйлүк» балалар бакчасы хезмәткәрләре җиткерде. Димәк, җиңүче бүләге -...
-
«Кадрлар резервы» республика проектында катнашырга ашыгыгыз
«Кадрлар резервы» республикакүләм проекты Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе белән берлектә оештырыла. Әлеге проектның максаты - студентлар үзидарәсе органнары һәм яшьләрнең җәмәгать оешмалары лидерларын өйрәтү, социаль проектлар язуда булышлык күрсәтү, республика өчен актуаль мәсьәләләрне бергәләп чишү юлларын эзләү. «Кадрлар резервы» республикакүләм проекты 2009 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә. Проектта катнашучылар...
-
Игътибар: бәйге нәтиҗәләренә йомгак ясала!
Кадерле газета укучыларыбыз! Яшь гаиләләр арасында баручы «Иң яхшы хуҗалык» дип исемләнгән конкурста безнең редакция дә үз махсус номинациясен игълан иткән иде - «Без бәхетле, укый торган, яшь гаилә» дип аталды ул. Моның өчен «Вконтакте» социаль челтәрдәге «Якты юл» газетасы группасында (http://vk.com/club54482574) актив тавыш бирүләр барды. 6 сентябрь, шимбә көнне,...
-
Булдыклы хуҗалар өчен тавыш бир
Кадерле газета укучыларыбыз! Яшь гаиләләр арасында баручы «Иң яхшы хуҗалык» дип исемләнгән конкурста безнең редакция дә махсус номинация игълан итә. «Без бәхетле, укый торган, яшь гаилә» дип атала ул. Моның өчен «Вконтакте» социаль челтәрдәге «Якты юл» газетасы группасына кереп (http://vk.com/club54482574), конкурста катнашкан гаиләләр өчен тавыш бирергә кирәк. Игътибар: бер кеше...
-
Фотоконкурста катнашырга ашыгыгыз
Татарстан Республикасында «Безнең Республика: Горурланабыз һәм яратабыз» дип аталган фотоконкурска старт бирелде. Бәйгедә теләге булган бөтен кеше катнаша ала, йомгак исә көз башында ясалачак. «Безнең Республика: Горурланабыз һәм яратабыз» конкурсын үткәрү идеясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән. Ул #нашареспублика хэштегы астында социаль челтәрдә хезмәт ветераннарының фотографияләрен урнаштырган булган. Шуннан...
-
«Машинам – ышанычлы юлдашым» бәйгесе җиңүчеләрен район Сабан туенда бүләклибез
«Якты юл» («Светлый путь») газетасы машина йөртүче хатын-кызларыбыз арасында бәйге игълан иткән иде. Февраль аеннан ук барган «Автоледи» конкурсында 9 хатын-кыз катнашты. Алар арасыннан җиңүчеләребезне сайлап алып, 7 июньдә Мусабай-Завод авыл җирлеге территориясендә узачак район Сабан туенда бүләклибез. Җиңүчеләребезнең исемнәрен исә газетабыз битләрендә бәйрәм алды номерында бастырачакбыз. Бәйгедә катнашкан гүзәл...