Якты юл
  • Рус Тат
  • Җиңүчеләребезне бүләкләдек

    Редакциябез игълан иткән «Һөнәр - кулдагы алтын беләзек» исемле конкурс укучыларыбыз арасында зур популярлык казанды. 2 айдан артык дәвам иткән әле бәйгебездә 15тән артык кеше катнашты. Җиңүчеләрне редакциядә бүләкләдек.

    Сосновый Бор поселогында яшәүче, чабаталар үрүче 82 яшьлек Шыгай бабай Нәфыйков та истәлекле бүләгебезгә лаек булды. Редакциягә килгәч, чабата үрә башлавының тарихы һәм аның серләре турында аңардан без дә бераз сорашып алдык.
    Чабатаны балачагында - тугыз яшендә ук үрә башлаган ул. Сирәк кешеләр генә булдыра ала торган әлеге кәсепкә аны бабасы өйрәткән. Шәех бабасы шулай ук колхозга агач көрәк, агач тырма кебек эш кораллары ясый торган булган. Шыгайның да кулы, шулай итеп, бабасыннан күреп эшкә өйрәнгән. «Моннан ун еллар элек өч-дүрт чабата үргәнне исәпләмәгәндә, 1952 елдан соң быелга кадәр бу эшкә тотынганым юк иде», - дип сөйли Шыгай бабай. Шулай булгач, 60 елдан артык вакыт үткәч яраткан һөнәренә кабаттан әйләнеп кайткан булып чыга ул. Ни өчен яңадан бу эшкә тотынганмы? «Халык җәүһәрләре» күргәзмәсендә чабаталарын күргәч, мәдәни чараларда куллану өчен үзләренә дә үреп бирүен сорап Шыгай бабайга Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева мөрәҗәгать иткән.
    «Бер чабатаны үрү өчен ике-өч сәгать вакыт кирәк. Кечерәкне үрүе авыррак. Табанының соңгы катын тегү иң кыены. Үргәндә шөшле дигән эш коралын кулланам», - ди Шыгай бабай. Чабаталык материал юкә агачыннан әзерләнә. Аны май ахырларында, июнь башларында яшь юкәдән алып куярга кирәк, ди ул.
    Чабата гына түгел, агачтан башка кул эшләрен дә ялт итеп ясап куя икән Шыгай бабай. Шуларның берсе - көянтәләр. Элегрәк, әле өй эчләренә су кергәнче, урамдагы колонкалардан, чишмәләрдән су ташыган вакытларда, тирә-як авыллардан көянтә ясаучыны табу ай-яй кыен иде. «Кызлар кияүгә чыкканда су юлы күрсәтү йоласы бар бит. Әле ул хәзер дә саклана. Туйлар өчен махсус ясап, кызларга туй бүләге итеп бирәм көянтәләрне», - ди Шыгай бабай. Көянтәлек материал элмә агачыннан әзерләнә икән.
    Шулай ук ат дугалары, ат чаналары, ат арбасына агач тәгәрмәчләр ясый икән алтын куллы оста. «Атлар бар бит әле авылларда. Шуңа күрә боларның да кирәге чыга. Әле күптән түгел генә «Алмаз» хуҗалыгына сигез дуга ясап биргән. Көрәк, сәнәк, чалгы саплары ясап бирүен сорап та еш мөрәҗәгать итәләр икән Шыгай бабайга. Кулга тотып эшләргә җайлы, җиңел булсын өчен аларга агачны бер ел алдан әзерләп, киптереп куя. Әйтергә кирәк, кул эшләренең берсен дә станокта башкармый Шыгай ага: балта, өтерге, ышкы кебек кораллар куллана. Коралларның да күбесен үз куллары белән ясый. Сатып алганы юк диярлек.
    Бүген Шыгай бабай гомер иткән хатыны, өч улының, биш кызының әнисе Рәхия апа белән икәү яшиләр. Уналты оныклары, унбиш оныкчыклары бар. «Кем нинди үтенеч белән мөрәҗәгать итсә дә, тыңларга тырышам. Уклау кирәк иде дип күршеләр керә икән, нигә ярдәм итмәскә ди әле аларга? Аны йомшаграк агачтан ясыйм, салмыш кайткан иренә бик каты төшмәсен өчен», - дип шаяртып та алырга өлгерә ул. Әнә шундый көр күңелле, тормышыннан бик тә канәгать кеше булып чыкты чабата үрү остасы Шыгай бабай.
    «Һөнәр - кулдагы алтын беләзек» бәйгесендә җиңүчеләр арасында Иске Абдулдан Лилия Минһаҗева да бар. Гади генә озынча шарлардан нинди генә фигуралар ясамаган ул: төрле чәчәкләр, уенчыклар, аю балалары, аккошлар...
    «Иҗат итәргә яратам мин. Моңа кадәр сезнең газета игълан иткән ике бәйгедә катнашкан идем инде. Фотоконкурска үз эшләремне җибәргән идем, ә кардан фигуралар ясаучылар арасында үткән ярышта җиңүче булдым. Кул эшләре бәйгесен беренче этап тәмамланганнан соң гына күрдем һәм анда да көчемне сынап карарга уйладым. Җиңүчеләр рәтенә эләгермен дип уйламаган идем», - дип тәэсирләре белән уртаклашты кыз.
    19 яшьлек Лилия бүген Яр Чаллыда КАИ филиалында икенче курста укый икән, икътисадчы белгечлеге ала. Буш вакытларында крючок белән бәйләргә, камыр ашлары пешерергә ярата. Аш-су әзерләү осталыгына әнисе Наиләдән өйрәнгән. Гаиләләрендә барысының да һөнәрләре бар икән: әтисе сандыклар ясый, әнисе бәйли, абыйсы мичләр ясый, мәктәптә укучы кечкенә энеләре генә әле нинди кәсепне сайларга белми. Тагын бер шөгыльләре - көн саен диярлек гаилә белән чаңгы шуарга чыгалар, спортны яраталар.
    Ә редакция бәйгесендә җиңәргә Лилиягә дуслары, төркемдәшләре ярдәм иткән, алар күпләп тавыш биргән. «Мондый чаралар миңа бик ошый. Бәйгеләр була икән, тагын катнашачакмын», - ди кыз.
    Иске Дөреш мәктәбе укучылары мәктәп директоры Илшат Харисов белән килгән иделәр. «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүче VI сыйныф укучысы Айзат Сәүбәнов белән VII сыйныфта белем алучы Рафаэль Хафизов безгә үз шөгыльләре турында сөйләп киттеләр.
    - Безне камырдан төрле матур сыннар ясарга Зөлфия апа Хәлиуллина өйрәтте. Түгәрәккә атнасына 2 тапкыр йөрибез. Безгә нык ошый. Әле күптән түгел генә квиллинг (кәгазьне төрле формаларда төреп, композицияләр ясау) серләренә дә төшенә башладык, - диделәр малайлар.
    Теләнче Тамак авылыннан гаҗәеп стендлар авторы Сәетнур Шәймардановка бүләкне халык җыеннары вакытында олы сәхнәдән котлап тапшырдык без. Сәетнур Нуриевичның алтын куллары һәм фантазиясенә таянып, шаккатырырлык стендлары ватанпәрварлык рухы белән тулы. Аның берсе «Туган җирем - Татарстан» дип аталса, икенчесе - «Родина моя - Россия». Республикабызга карата ясалган стендта Кремль, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете һәм башкалабызны сурәтләгән башка объектларның да кечерәйтелгән формаларын пенопласттан ясап, гипс белән катырып, тиешле төсләргә керткән оста. Монда Президентыбыз да, республика гимны һәм әләме дә бар. Ә илебезгә багышланган стендта шул ук материаллардан Кызыл Мәйданны сурәтләгән, Россия Президентын, гимнын, әләмен куйган. Болар барысы да күп тырышлык, түземлелек сорый. Әзер эшләрне бер кеше дә читләп үтә алмый, чөнки объектларны төгәл сурәтләве таң калдыра. Моннан тыш Сәетнур Нуриевич Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бер панорама да ясаган. Олы итеп котлап тапшырылган бүләгебезгә Сәетнур абый бик шатланды. Бәйгеләр оештырырга, халык тормышы турында язарга кирәклеге турында әйтеп үтте.
    Булыр, Алла теләсә, бәйгеләребез алга таба күп булыр әле. Районыбызда алтын куллы, оста, тырыш, максатчан халык яшәвенә без чиксез сокланабыз һәм горурланабыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: бәйге
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: