Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Авылым оныклары

Балдан татлы балам баласы, дип бик дөрес әйткәннәр. Оныклар бигрәк кадерле шул! Авылдагы әби-бабайда - туган нигез җылысы, нәсел җебенең башы шунда барып тоташа. Оныклар, балалар җыелган, гөр килеп торган йортлар соклану тудыра.

Әби-бабайларның оныклары, аларның һөнәрләре турында мактанып сөйләрлеге, ә кыз-малайларның минем Дәү әни, Дәү бабай иң шәбе дип, газета укучыларга җиткерер сүзе бардыр. «Якты юл» газетасы редакциясе чираттагы бәйгене игълан итә. Без аңа «Авылым оныклары» дигән исем бирдек. Райондашларны һәм илебезнең төрле кыйтгаларында яшәүче якташларны шушы бәйгедә катнашырга чакырабыз. Үзегезнең шөгыль, һөнәрләрегез, гаилә традицияләрегез турында языгыз, фотоларны юллагыз. Һәркем чемпион да, җиңүче дә булып бетмәс, бәлки, кемдер бик игелекле, ярдәмле баладыр, әби-бабайга кайтып булышкан оныкны кем мактамас. Сездән иҗади табышлар, кызыклы язмалар көтәбез. Җиңүчеләр «Якты юл» газетасы сайтында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк, аларны бүләкләр көтә. Редакция җиңүчене билгеләү хокукын үзендә калдыра. Бәйгенең спонсоры - Айрат Таһир улы Ганиев.
Бүген без сезне Күзкәй авылына әбиләре Суфия Шәмсетдинова янына кунакка кайткан оныклар белән таныштырабыз. Өлкән онык Ринас Әхмәтгәрәевка 18 яшь, ул - Казан (Идел буе) федерель университетының беренче курс студенты. Энергетик булырга әзерләнә. Кечкенәрәкләр - Чулпан һәм Ильяс Галиевлар әбиләре янына Әлмәт шәһәреннән кайтып йөри. Әбиләре зурысын да, кечесен дә бердәй ярата. Тәмле ашлар, кайнар коймак, бәлешләр белән сыйлый. Балалар да әбиләренә йорт эшләрендә булышырга тырыша. Ринасның берүзе бер йөк машинасы утын ярганы бар. Чулпан кибеттән кирәк-ярак, азык-төлек алып кайта. Башка эшләрдә дә булышалар. Бу юлы Чулпан сәнгать мәктәбендә ясаган рәсемнәрен дә алып кайтты. Ул «Мин рәсем ясарга яратам!» бәйгесе җиңүчесе. Бу бәйгедә җиңгән сәләтле балаларны республикабыз башкаласы Казанда бүләкләделәр. Чулпан бишле билгеләренә генә укый. Кечкенә Ильясның җиңүләре әле алда - ул балалар бакчасына йөри. «Оныкларым - зур шатлыгым, куанычым, көтеп алам үзләрен, озатып калам. Исән-сау, бәхетле, тәүфыйклы булсыннар», - ди дәү әниләре Суфия. Әйдәгез, сез дә оныкларыгыз, оныклар сезнең турында язган язмалар белән катнашыйк. Шуны да искәртеп үтәсе килә: балалары-оныкларының рәсемен җибәргәндә фото астына әти-әнинең бу рәсемнәрне газетада чыгарырга риза булуы турында язу кирәк.
P.S. Үзегезгә ошаган катнашучыга тавыш бирү өчен газетабызның www.tukai-rt.ru сайтына кереп, тавыш бирү сәхифәсендә (баш битнең уң ягында) аның исем-фамилиясе каршында билге куярга кирәк. Фото белән язмаларыгызны yakti.ul76@gmail.com электрон адресыбызга юллагыз. Иң күп комментарий җыйган катнашучыны аерым бүләклибез. Катнашыгыз! Кызыклы язмаларыгызны көтеп калабыз!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге

2
X