«Һөнәр – кулдагы алтын беләзек» бәйгесенең беренче этабы җиңүчеләрен бүләкләдек
Газетабызда «Һөнәр - кулдагы алтын беләзек» бәйгесен игълан иткәннән соң укучыларыбыздан хатлар, фотографияләр бик күп килде. Алар килгән саен без гаҗәпләнүдән туктамадык - уңган-оста кешеләр бик күп икән бит районыбызда! Редакциябез бәйгенең беренче этап нәтиҗәләрен 17 декабрьдә ясады, шул ук көнне без җиңүчеләребезне бүләкләдек тә.

- Чәчәкләр бәйләү белән 1 ел гына шөгыльләнәм әле. Өйрәнеп карау өчен генә башлаган идем. Якыннарым да, туганнарым да хуплап чыктылар. Моннан тыш, мин әле шәлләр дә бәйлим. Аларын гына конкурска җибәреп булмады, - дип сөйләде Зөлфия ханым безгә.
Зөлфия Фәрхетдинованың «Якты юл» газетасы сайтында (http://www.tukai-rt.ru) искиткеч матур кул эшләре иң күп тавыш җыйды - 836! Без исә җиңүчебезгә татар эстрадасының артисты, композитор, алып баручы, автор-башкаручы Илнур Гомәров концертына 2 кешелек чакыру билеты тапшырдык.

- Бар иде юк заманнар, - дип сөйли Нурия Абдуллина бәйләргә өйрәнгән вакытлары турында. - Балаларга башлык, бияләй, җылы кофталар кирәк, ә кибеттә бернәрсә дә юк! Өч улымны үстергән елларда мин бер-бер артлы бер киемне бәйлим дә, соңрак аны сүтеп тагын башканы бәйли башлый идем. Энә белән бәйләгәндә бизәкләрне үзем уйлап чыгарам. Лаеклы ялга чыккач, ыргак белән бәйләргә өйрәнеп, якыннарым, туганнарым, апаларыма 16 шәл бүләк иттем инде, - дип сөйләде ул безгә.
Нурия Абдуллина өчен тавыш җыярга (ә аларның саны 709 булды) уллары һәм киленнәре булышкан.
- Алар минем - горурлыгым, бик яратам үзләрен. Баларым барлык дусларына, якыннарыбызга чаң суктылар, ерак туганнарыбыз да сезнең сайтка кереп, минем өчен тавыш бирде. Бәйләү эшеннән тәм табам, ял итәм, элмәкләр санаганда күңелдә шигырьләр туа, сценарийлар үзеннән-үзе языла, - ди Нурия ханым.

- Фотоларны җибәрү эшен дә, тавыш бирүне дә тормыш иптәшем башкарды. Бөтенесен Гүзәлия башлап җибәрде. Ул шулай тырышып йөрмәсә, җиңеп тә булмас иде әле, - дип әйтте безгә Айрат, редакциягә килгәч.
Нурия Абдуллина белән Айрат Кәримовка без Татар дәүләт драма театрына «Банкрот» һәм «Ике хуҗаның хезмәтчесе» комедияләренә чакыру билетлары тапшырдык.
Бу бәйгедә катнашырга өлгермәгәннәрне сөендерергә ашыгабыз. Катнашырга теләүчеләр (беренче этапта җиңеп чыкканнардан кала) үз эшләренең фотоларын безнең вакытлыча ясалган электрон почтага (sariya_garipova@mail.ru) 19 гыйнварга кадәр җибәрергә мөмкиннәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз