Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фотоконкурста катнашырга ашыгыгыз

Татарстан Республикасында «Безнең Республика: Горурланабыз һәм яратабыз» дип аталган фотоконкурска старт бирелде. Бәйгедә теләге булган бөтен кеше катнаша ала, йомгак исә көз башында ясалачак. «Безнең Республика: Горурланабыз һәм яратабыз» конкурсын үткәрү идеясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән. Ул #нашареспублика хэштегы астында социаль челтәрдә хезмәт ветераннарының фотографияләрен урнаштырган булган. Шуннан...

Татарстан Республикасында «Безнең Республика: Горурланабыз һәм яратабыз» дип аталган фотоконкурска старт бирелде. Бәйгедә теләге булган бөтен кеше катнаша ала, йомгак исә көз башында ясалачак.
«Безнең Республика: Горурланабыз һәм яратабыз» конкурсын үткәрү идеясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән. Ул #нашареспублика хэштегы астында социаль челтәрдә хезмәт ветераннарының фотографияләрен урнаштырган булган. Шуннан башлап «Команда 2013» республика активлары һәм «Кадрлар резервы» вәкилләре фотоконкурс оештырыру турында теләк белдергән дә инде. «Молодая гвардия» һәм «Бердәм Россия» партияләренең район оешмалары конкурсның актив катнашучылары булырга ризалашкан.
Фотоларны социаль челтәрләрдән карап барырга була, шулай ук үзеңә дә катнашырга мөмкинлек бар. Фотоконкурсның номинацияләре - «Иң күп җыелган «лайк» һәм «ретвитлар», «Иң үзенчәлекле фото», «Иң кызыклы комментарий». Моннан тыш, бәйгенең җиңүчесе итеп, #нашареспублика хэштегы белән бастырылган фотолар урнаштыручы да билгеләнәчәк. Һәрбер фото хезмәт, гаилә, республика һәм дуслык темасына туры килергә тиеш. Фотоларны һәм #нашареспублика хэштегы белән урнаштырылган фотоларның сылтамаларын fototatarstan@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Фотолар август ахырына кадәр кабул ителә.
Фотоконкурска җибәрелгән эшләрне мәртәбәле жюри әгъзалары тикшерәчәк. Һәрбер номинация буенча I, II һәм III урыннар биреләчәк, Мактау кәгазьләре, шулай ук кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Фотоконкурска нәтиҗәләр 6-10 сентябрь көннәрендә ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге