Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Сканвордларда «Мин «Якты юл»га язылам» дигән сүзләр иде

Район газетасы битләрендә өч атна дәвамында сканвордлар биреп килдек. Шартын да билгеләгән идек. Редакциягә дөрес җавабын тапкан 100гә якын кеше шалтыратты. Чыннан да, өч санда чыккан сканвордта «Мин «Якты юл»га язылам» дигән сүзләр яшеренгән иде. Иң беренчеләрдән булып җавапны Сәмәкәй авылының «Зиләйлүк» балалар бакчасы хезмәткәрләре җиткерде. Димәк, җиңүче бүләге -...

Район газетасы битләрендә өч атна дәвамында сканвордлар биреп килдек. Шартын да билгеләгән идек. Редакциягә дөрес җавабын тапкан 100гә якын кеше шалтыратты. Чыннан да, өч санда чыккан сканвордта «Мин «Якты юл»га язылам» дигән сүзләр яшеренгән иде. Иң беренчеләрдән булып җавапны Сәмәкәй авылының «Зиләйлүк» балалар бакчасы хезмәткәрләре җиткерде. Димәк, җиңүче бүләге - торт белән нәниләр сыйланачак. Озак кына киңәшләшкәннән соң, редакциянең татлы бүләкләрен тагын берничә кешегә бирергә булдык. Андый бәхетлеләр рәтендә башлангыч сыйныф укучылары да, өлкән яшьтәге райондашларыбыз да бар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына җомга көнне сәгать 10.00да редакциядә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге сканворд