Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Кадрлар резервы» республика проектында катнашырга ашыгыгыз

«Кадрлар резервы» республикакүләм проекты Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе белән берлектә оештырыла. Әлеге проектның максаты - студентлар үзидарәсе органнары һәм яшьләрнең җәмәгать оешмалары лидерларын өйрәтү, социаль проектлар язуда булышлык күрсәтү, республика өчен актуаль мәсьәләләрне бергәләп чишү юлларын эзләү. «Кадрлар резервы» республикакүләм проекты 2009 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә. Проектта катнашучылар...

«Кадрлар резервы» республикакүләм проекты Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе белән берлектә оештырыла. Әлеге проектның максаты - студентлар үзидарәсе органнары һәм яшьләрнең җәмәгать оешмалары лидерларын өйрәтү, социаль проектлар язуда булышлык күрсәтү, республика өчен актуаль мәсьәләләрне бергәләп чишү юлларын эзләү.
«Кадрлар резервы» республикакүләм проекты 2009 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә. Проектта катнашучылар иҗади яктан фикер йөртергә, идарә итү кануннарына өйрәнәләр, креатив булырга, кешеләр белән уртак тел таба алырга, командада эшләргә өйрәнергә, үзләрендә стресска каршы торучанлык, үз-үзеңә ышанучанлык кебек сыйфатларны булдырырга өйрәнәләр. Әлеге проектта катнашучылар һәм финалистлар Татарстан Республикасының дәүләт органнарында, коммерция һәм коммерцияле булмаган предприятиеләрдә стажировка үтәчәк.
Сайлап алу турында катнашу өчен гаризалар кабул итү проектның электрон адресы буенча www.rezervrt.ru 2014 елның 17 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге кадровый резерв