Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Һөнәр – кулдагы алтын беләзек» конкурсы дәвам итә

Газетада бәйгене игълан иткәннән соң сездән хатлар, фотографияләр килгән саен гаҗәпләнүдән туктамыйбыз - уңган-оста бик күп икән бит районыбызда! Чөнки «Һөнәр - кулдагы алтын беләзек» бәйгесендә катнашучы кешеләрнең күпчелеге бу һөнәргә махсус укымаган. Ә аларның иҗади эшләре сокланып туймаслык!

Җиңү өчен шарт - безнең сайтка кереп (www.tukai-rt.ru) осталар турындагы язмаларны карау. Карау(просмотр) саны никадәр булса, оста шулкадәр тавыш җыйган дигән сүз. Бүгенге көндә көндәшләреннән нык аерылып алда баручы ике оста бар - Яңа поселогыннан ыргак белән бәйләүче Нурия Абдуллина ( рус һәм татар телләрендә бергә 500дән артык тавыш) һәм аның авылдашы, тимерче Айрат Кәримов (470кә якын тавыш). Нурия ханымның эшләрен комментарийларда да мактыйлар:
«Афәрин, бигрәк матур бәйлисез!» - дип язалар. Ә Айрат Кәримов әлегә рус телендә иң күп фикерләр кабул итүче дә:
«Кулындагы тимер кисәген сәнгать әсәренә әверелдерүче оста «Чүкеп ясалган капкалар зәвыклы һәм заманча, ә роза чәчәге үтә табигый. Зур, эре эштән алып вагына, нәфисенә кадәр - барысында да оста кулы сизелә», - диючеләр белән килешми мөмкин түгел. Авылдашлары да горурланадыр!
Беразга гына көндәшләреннән калышып килүче Круглое Поле поселогында яшәүче башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Фәрхетдинова 400гә якын тавыш җыйган. Комментарийларда аның оста итеп бәйләнгән чәчәкләрен, җиләкләрен күреп, «Бик оста куллы ул безнең Зөлфия! Афәрин!», «Кулларыңнан куан, Зөлфия! Үзең тудырган матурлыклар тормышыңны ямьләсен!», «Гел шулай тырыш, гади булып кал! Уңышлар телим!» - дип язып, теләктәшлек белдергәннәр.
Әлегә өченче урында - Яңа поселогыннан картиналарны тапкырлап чигүче (крестиком) Зөлфия Хәйдәрова. 150 тапкыр сайтта аның «тәмле итеп йоклаучы» сабыен кереп караганнар.
Бәткедән чигүче һәм курчак тегүче Эльза Лапаева (80 тавыш) һәм Яңа поселогыннан Илфак Габдуллин (78 тавыш) эшләренә аерым тукталасы килә. Алтын куллы бу кешеләр тукыма һәм җепләрдән, имәннән чын могҗиза тудыра!
Үзегез дә сайтка кереп карый аласыз - «Редакция бәйгеләре» сәхифәсе. Безне табуы бик җиңел - моның өчен теләсә нинди эзләнү системасында, әйтик, Яндекс яки Гуглда русча яки татарча «Якты юл» газетасы сайты» дигән сүзләрне язарга гына кирәк.
Бу иҗат эшләре хөрмәт һәм соклануга лаек, чөнки аларга зур тырышлык һәм вакыт сарыф ителгән. Еш кына алар кешенең эчке дөньясын чагылдыра. Димәк, кризис, вирус һәм реформаларга карамастан, безнең кешеләр күңелләрендә саф, кабатланмас, илһам бирүче матурлыкны саклый әле.
Бу бәйгедә катнашырга өлгермәгәннәрне сөендерергә ашыгабыз. Йомгак ясау вакытын чигерергә булдык. Беренче этап нәтиҗәләрен 17 декабрьдә ясаячакбыз, иң-иңнәргә вәгъдә ителгән бүләкләрне тапшырачакбыз. Ә катнашырга теләүчеләр үз эшләренең фотоларын безнең электрон почтага (yakti_ul@mail.ru) 19 гыйнварга кадәр җибәрергә мөмкин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге һөнәр

2
X