Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Иң яхшы әйдаман» итеп Новотроицкоедан Ангелина Вахрущева билгеләнде

Новотроицкое урта мәктәбендә «Иң яхшы әйдаман» республикакүләм конкурсының муниципаль этабы үтте. Районыбызның 19 мәктәбеннән VII-XI сыйныфларда белем алучы балалар конкурста чыгыш ясар өчен үзләренең портфолиоларын җибәргән булган. Сайлап алу турыннан соң финалга 8 конкурсант чыкты.

Әйдаманнар турында романтиклар, хыялыйлар дип еш кына әйтәләр. Алар һәрбер баланың йөрәгенә ачкыч, һәркем белән уртак тел табып, сабыйлар өчен дус та, киңәшче дә булырга тиешләр. Беренче бәйгедә әйдаманнар да үзләре турында сөйләгәндә бар осталыкларын күрсәттеләр. Күренеп тора: конкурсантларның барысы да ныклап әзерләнгәннәр, сәхнәдә дә үзләрен иркен тоттылар, балалар белән дә, тамашачылар белән дә төрле уеннар оештыра алдылар. «Иң яхшы әйдаман» исеме өчен көрәшүче яшьләр балигъ булмаганнарның хокук һәм бурычларын, шулай ук Татарстан Республикасының балалар оешмалары эшчәнлеге программаларын да белүләрен күрсәттеләр.

«Эшләремнең планы» конкурсында балаларга тормыштан алынган төрле очраклар тәкъдим ителде. Әлеге биремне дә уңышлы башкарып чыктылар конкурсантлар. Нәтиҗәдә, «Иң яхшы әйдаман» исемен Новотроицкоедан Ангелина Вахрущева яулады. I урында - Рамилә Гаффанова (Мәләкәс), Нәзлия Шәймәрданова (Түбән Суыксу) - II, Эльвина Камалова (Теләнче Тамак)исә III урынга чыкты. «Киң эрудицияле әйдаман» номинациясе җиңүчесе итеп Мус.Завод мәктәбеннән Әдилә Ситдыйкова табылды. «Иң ярдәмчел әйдаман» - Айгөл Мөнәвирова (Иске Абдул), «Иң иҗади әйдаман» - Илүзә Галиева (Күзкәй), «Энергиясе ташып торган әйдаман» исемнәрен Виктория Зинакова (Борды) яуладылар. Алар барысы да Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Конкурс бик кызыклы үтте, төрле биремнәргә, уен-көлкегә бай булды, дип хәбәр иттеләр район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге