Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикакүләм ярышта Иштирәктән Диләрә Һадиева II урын алды

Күптән түгел генә Казан шәһәрендә «Балалар илебезне рәсемгә төшерә!» дип аталган IX республикакүләм телевизион конкурсның йомгаклау этабы үтте. Ул Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы, Сынлы сәнгать дәүләт музее ярдәме белән «Бердәм Россия» сәяси партиясе, шулай ук «Татарстан» дәүләт телерадио компаниясе тарафыннан уздырылды. Мәртәбәле конкурсның «Бөек Җиңүнең 70 еллыгына» багышланган...

Күптән түгел генә Казан шәһәрендә «Балалар илебезне рәсемгә төшерә!» дип аталган IX республикакүләм телевизион конкурсның йомгаклау этабы үтте. Ул Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы, Сынлы сәнгать дәүләт музее ярдәме белән «Бердәм Россия» сәяси партиясе, шулай ук «Татарстан» дәүләт телерадио компаниясе тарафыннан уздырылды.

Мәртәбәле конкурсның «Бөек Җиңүнең 70 еллыгына» багышланган номинациясенә җиңүгә 2000нән артык бала дәгъва кылган булган. Шулар арасыннан Иштирәк мәктәбе укучысы Диләрә Һадиева (җитәкчесе Индира Туктарова) II урынны яулап алды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Моннан тыш Татарстан Республикасының халык рәссамы Шамил Шәйдуллин да балаларга изге теләкләрен теләде, рәсем ясауларын ташламауларын сорады. Бәйгенең бүләкләү өлешеннән соң бөтен балаларга да «Ривьера» аквапаркына билетлар тараттылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар, дип язды безгә Иштирәк мәдәният йортының режиссеры Гүзәл Һадиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге