Мәдәният өлкәсендә эшләү җиңелләрдән түгел, киресенчә, авыр дип тә әйтергә була. Әлеге эшне җиң сызганып кына түгел, бөтен җаныңны, күңелеңне биреп эшләү мөһим. Быел, барыбызга да билгеле булганча, 2014 ел - Мәдәният елы дип игълан ителде. Шул хөрмәттән районыбызда соңгы елларда үткәрелмәгән «Мәдәният хезмәткәре - 2014» дигән матур конкурс үтте....
Әлеге бәйгедә конкурсантлар сценарий иҗат итү, компьютер белән эшләү, җырлый яки бии белү, сәнгатьле сөйләү осталыгын күрсәтте. Барыбыз да рәхәтләнеп күңел ачтык, биедек тә, җырладык та. Иң мөhиме, бер-беребезгә карап, үзебез өчен зур тәҗрибә тупладык.
«Мәдәният хезмәткәре - 2014» бәйгесендә Дилбәр Гыймазетдинова (Яңа Бүләк авылының «Нур» халык театры режиссеры), Светлана Лидяева (Ильбухтино), Гүзәл Һадиева (Иштирәк), Инзилә Садыйкова (Югары Суыксу), Рәзинә Әитова («Татарстан» совхозы поселогы), Зөлфия Шакирҗанова (Әҗмәкәй), Юлия Галишина (Круглое Поле поселогының балалар иҗат мәктәбе директоры) һәм Гөлназ Зарипова (Иске Җирекле) көч сынашты.
Иштирәк авылыннан килгән Гүзәл Һадиева, hичшиксез, фаворит булды, аңа һәм аның белән килгән җанатарларга тиңнәр булмады, алар җиңүчеләр исемен яулады. Үзем исә «Прорыв года» («Ел ташкыны») номинациясендә диплом отканыма хәзер дә ышанып бетә алмыйм. Бу минем өчен зур шатлык, бәхет hәм олы күрсәткеч.
Әлеге бәйгене оештыручыларга, жюри әгъзаларына, барлык килгән коллегаларга hәм шәхсән район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббаровага шундый матур бәйрәм бүләк иткәннәре өчен зур рәхмәтемне белдерәсем килә.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев