Якты юл
  • Рус Тат
  • 26 март 2014 яңалыклары

    • 26 март 2014 - 13:35
      Машинам – ышанычлы юлдашым
      Дуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы чираттагы бәйгене игълан иткән иде. Бу юлы без машина йөртүче ханым, туташлардан үзләренең руль артына утыру тарихын сөйләүләрен сорадык. Беренче тапкыр машинаны мөстәкыйль идарә иткән көн, куркуны җиңү, юлда килеп туган гадәти булмаган хәлләрдән чыгу әмәлләре турында сөйләүләрен сораган идек. Кабат искәртеп үтәбез: бәйгегә...
    • 26 март 2014 - 12:50
      Сәхнә сәләтне үстерә
      Мәдәният өлкәсендә эшләү җиңелләрдән түгел, киресенчә, авыр дип тә әйтергә була. Әлеге эшне җиң сызганып кына түгел, бөтен җаныңны, күңелеңне биреп эшләү мөһим. Быел, барыбызга да билгеле булганча, 2014 ел - Мәдәният елы дип игълан ителде. Шул хөрмәттән районыбызда соңгы елларда үткәрелмәгән «Мәдәният хезмәткәре - 2014» дигән матур конкурс үтте....
    • 26 март 2014 - 07:28
      Мәләкәстә үткәрелгән көрәш ярышларында Биклән спортчыларына тиңнәр булмады
      Узган шимбәдә Мәләкәс урта мәктәбе базасында авыр атлетика буенча СССРның спорт мастеры, гер спорты буенча РСФСРның спорт мастеры, татар-башкорт көрәше буенча спорт мастеры Василий Николаев истәлегенә багышланган II ачык турнир узды. Ярышларда Яр Чаллы шәһәреннән, Сарман, Зәй, Алабуга районнарыннан килгән 1998 елгы һәм аннан да яшьрәк спортчылар көч сынашты. Көндәшләр...
    • 26 март 2014 - 05:48
      Яңа Байлар авылында һәр йортта «Якты юл»ны укыячаклар
      «Якты юл»га язылу бәясе 1 апрельдән 462 сум булачак. 1 апрельгә кадәр иске бәядән - 294 сумнан язылып калырга ашыгыгыз Газетага язылучылар кимиячәк дип, бик хафаланып йөрдек бу араларда. Борчуларыбызның сәбәбе: «Россия почтасы»на бирелүче дәүләт субсидиясенең бетерелеп, вакытлы матбугатка язылу бәяләренең артуында. Бу хәл пошаманга төшерсә дә, шөкер, киләсе яртыеллыкка...
    • 26 март 2014 - 05:46
      Үлем белән сату итүчеләр турында хәбәр ит
      Республикада «Үлем белән сату итүчеләр турында хәбәр ит!» дип аталган наркотикларга каршы акция уза. Телефон аша наркотиклар белән бәйле җинаятьләр, наркотикларны кулланучылар, сату нокталары турында хәбәр итәргә була. Республикада яшәүчеләр (843) 273-43-45 ышаныч телефоны буенча шалтыратып, түләүсез һәм аноним рәвештә наркополицейскийлар белән генә түгел, министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре белән дә...
    • 26 март 2014 - 05:44
      Укытучыларны җәмәгатьчелек тыңлый
      26 мартта, чәршәмбе көнне, 14.00 сәгатьтә район хакимиятенең утырышлар залында Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә торган «Елның иң яхшы укытучысы» конкурсында катнашучыларны җәмәгатьчелек тыңлый. Әлеге исемгә дәгъва кылучы укытучылар ул көнне үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен презентация рәвешендә тәкъдим итәчәкләр.
    • 26 март 2014 - 05:42
      «Үз мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе дәвам итә
      Районыбызда «Үз мәктәбеңә ярдәм ит!» республика акциясе кысаларында иганәчеләр мәгариф оешмаларына ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Акция барышында Яңа Бүләк урта мәктәбенә «Татэлектромаш» җәмгыяте (генераль директоры Фаил Шәрифуллин) 450 мең сумлык ярдәм итте, мәктәпнең түбәсен алмаштырдылар, тәрәзәләр куелды. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына да иганәчеләрнең ярдәме зур. Әйтик, Теләнче Тамак авылының «Акчәчәк»...
    • 26 март 2014 - 05:40
      Авылларны чистарта башлыйбыз
      Район һәм шәһәр территорияләрен тәртипкә китерү максатыннан, быел да 1 апрельдән республикада санитар чистарту ике айлыгы игълан ителә, дип белдерделәр ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткән видеобрифингта. Бу чорда көнкүреш калдыкларын ташлауга кагылышлы таләпләрнең үтәлешенә тикшерү органнары тарафыннан игътибар аеруча зур булачак. Быел беренче мәртәбә тикшерү эшенә җәмәгать инспекторларын да...
    Реклама