Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балалар “Балкыш”та катнашырга әзерләнә

Быел балалар арасында үткәрелә торган "Балкыш" иҗат фестивале экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланачак. Фестивальдә коллектив белән дә, 3,5-18 яшьлек аерым башкаручыларга да катнашырга була. Конкурс дүрт яшь категориясенә бүлеп үткәрелә, программа "Вокал", Хореография", "Инструменталь музыка", "Фольклор" номинацияләрен үз эченә ала. Һәр чыгыш фестивальнең төп темасын яктыртырга тиеш....

Быел балалар арасында үткәрелә торган "Балкыш" иҗат фестивале экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланачак. Фестивальдә коллектив белән дә, 3,5-18 яшьлек аерым башкаручыларга да катнашырга була. Конкурс дүрт яшь категориясенә бүлеп үткәрелә, программа "Вокал", Хореография", "Инструменталь музыка", "Фольклор" номинацияләрен үз эченә ала. Һәр чыгыш фестивальнең төп темасын яктыртырга тиеш. Чараның беренче этабы 17 январьдан 17 февральгә кадәр мәктәпләрдә, икенче этабы 18 февральдән 27сенә кустларда үтәчәк. Ә өченче этап - район этабы 20 март көнне гала-концерт рәвешендә узачак. Җиңүчене "Балкыш йолдызы" дигән гран-при, район Башкарма комитеты грамотасы һәм кыйммәтле бүләк көтә. Шулай ук һәр номинациядә, һәр яшь категориясендә җиңүчеләргә дипломнар биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният