1 февраль 2013 яңалыклары
-
1 февраль 2013 - 06:28Район башлыгы кубогын бикләнлеләр алдыУзган шимбәдә Биклән урта мәктәбендә 1996-2002 елгы яшүсмерләр арасында район башлыгы кубогына татар-башкорт көрәше беренчелеге үтте. Балалар көрәшен тантаналы рәвештә район башлыгы Васил Хаҗиев ачты.
-
1 февраль 2013 - 06:166 февральдә Тукай муниципаль районы Советының XIX утырышы узаКөн тәртибендә: 1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы буенча участок сайлау комиссияләре составына, участок сайлау комиссияләре составына резервка кандидатураларны билгеләү буенча тәкъдимнәрне кертү турында. 2. ТКХ һәм социаль мәсьәләләр буенча даими комиссия составына үзгәрешләр кертү турында. 3. Төрлесеннән. Утырыш 9.00 сәгатьтә башлана.
-
1 февраль 2013 - 06:14Һөнәрләр парады үтәБалаларга һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү максатыннан районда "Һөнәрләр парады" конкурсы бара. Чарада 5-11 сыйныф укучылары катнаша. Конкурска балалар фотографияләр, үзләре һәм киләчәк һөнәрләре турында презентацияләр, рәсемнәр, кулланма сәнгать әсәрләре тәкъдим итте. 31 январь - 1 февраль көннәрендә Мәләкәс һәм Новотроицкое мәктәпләрендә конкурсның ярымфиналы үтте. Анда 13 мәктәптән укучылар катнашты....
-
1 февраль 2013 - 06:11Балалар “Балкыш”та катнашырга әзерләнәБыел балалар арасында үткәрелә торган "Балкыш" иҗат фестивале экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланачак. Фестивальдә коллектив белән дә, 3,5-18 яшьлек аерым башкаручыларга да катнашырга була. Конкурс дүрт яшь категориясенә бүлеп үткәрелә, программа "Вокал", Хореография", "Инструменталь музыка", "Фольклор" номинацияләрен үз эченә ала. Һәр чыгыш фестивальнең төп темасын яктыртырга тиеш....
-
1 февраль 2013 - 05:54Мерәс ипиен күрше авылларда да яратып ашыйларСәйдәшев исемендәге хуҗалыкка нинди дә булса йомыш белән барып чыккан кешенең Мерәс ипиен алмыйча кайтканы сирәктер, мөгаен. Чөнки балачак хатирәләрен яңартып, авыл мичендәге кебек ян-яклары кызарып, тәмле хуш исе үк борыннарны кытыклап кабарып пешкән әлеге ипидән бер тапкыр авыз иткәннән соң, аны башка төр калачлар белән бутау мөмкән түгел. Шул...