Кызыклы һәм файдалы

Кактус чәчәк атамы?

Күпләр кактус бик сирәк чәчәк ата дип уйлый. Тиешле тәрбия булганда, ул ел саен матур чәчәкләре белән сөендерә ала.

1 Кактус гел үсеш стадиясендә булырга тиеш. Әгәр ул күптән үсүдән туктаган икән, аның чәчәк атуын да көтәргә кирәкми.

2 Хәлсезләнгән, тиешле тәрбия күрмәгән, берничә ел күчереп утыртылмаган, җәен тиешенчә су сибелмәгән кактус чәчәк ата алмый. Артык туклыклы туфракта да шул ук хәл күзәтеләчәк. Кактуска органик ашлама зыянлы. Аны фосфорлы-калийлы ашлама белән генә тукландырырга кирәк.

3 Кышын кактус коры һәм салкынчарак урында торырга тиеш. Чәчәк бөреләре кышкы ял вакытында формалаша.

4 Җәен кактуска саф һава, көндезге һәм төнге температура үзгәрешләре файдалы. Шуңа җәен аны бакчага алып чыгудан курыкмагыз. Төннәр суыта башлаганда да өйгә алып керергә ашыкмагыз - бу гөлне чыныктыра, кышка әзерли.

5 Язын кактус кояшка акрынлап ияләшергә тиеш. Алга таба аңа туры кояш нурлары да куркыныч түгел. Әмма аны боргаламагыз. Кәкрәеп үскән кактусны кышын һәм яз алдыннан 180 °Ска борырга мөмкин. Чәчәк атарга җыенган кактусны күчерергә ярамый - ул бөреләрен коячак.


Нет комментариев