Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Каен себеркесе әзерлибез

Мунча себеркесен гадәттә июль урталарына – Питрауга кадәр әзерләп бетерергә киңәш итәләр. Безнең якларда күпчелек халык каен себеркесен үз итә. Шуңа күрә түбәндә каен себеркесен җыю һәм бәйләү үзенчәлекләре турында сөйләрбез. 

  1. Себеркене, дару үләннәре кебек, чык кипкәч, кояшлы аяз көнне иртәнге якта җыялар.
  2. Себерке өчен карт та, артык яшь тә каен бармый, аңа «үсмер» каен кирәк. Аның ботаклары сыгылмалы, яфраклары йомшак була.
  3. Агачның артык ботакларын гына кисегез, аңа зыян салмаска тырышыгыз.
  4. Сындырып алган ботакларны себерке итеп бәйләр алдыннан берәр сәгать күләгә урында тотыгыз.
  5. Ботакларның зурракларын гадәттә уртага, ә кечкенәрәкләрен кырыйга бәйлиләр.
  6. Себерке сабын, тотарга җайлы булсын өчен, озын итеп (15 см тирәсе) калдырсаң яхшы. Сапны марля бинт, кер бавы яки тыгыз тукыма белән бәйләсәң, ул чабынганда кулны авырттырмаячак.
  7. Себерке артык зур булмасын, беренчедән, алай ул начар кибә һәм аның күгәрүе ихтимал, икенчедән, мондый себерке өчен каен күп китә, өченчедән, аны күтәреп чабынырга да авыр. Каен себеркесен гадәттә уртача 50-60 см озынлыкта бәйлиләр.
  8. Бәйләгәч, себерке яссы форма алсын өчен, берәр көн өстенә авыр әйбер бастырып тотарга кирәк. Аннары җиләс күләгә урынга, түбә астына элеп куялар.
  9. Әлбәттә, каен себеркесенә әрем, бөтнек, мәтрүшкә ише үләннәр, берничә имән ботагы да кушсаң, себерке тагын да хуш исле һәм файдалырак булачак.
  10. Эфир майларына һәм витаминнарга бай каен себеркесе организмнан шлакларны чыгара, тире катламын тирәннән чистарта, бөерләре авырткан, астма чирле кешеләргә уңай йогынты ясый. Каен себеркесе белән чабынгач, кешенең көч-куәте арта, кәефе күтәрелә.
  11. Кипкән себеркене кайнар суда, әйләндергәләп, 15 минут чабасы пешекләп тотарга кирәк. Яңа җыйган себеркене исә, киресенчә, чабыныр алдыннан салкын суга салып тоталар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X