Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яңа Байлар авылында һәр йортта «Якты юл»ны укыячаклар

«Якты юл»га язылу бәясе 1 апрельдән 462 сум булачак. 1 апрельгә кадәр иске бәядән - 294 сумнан язылып калырга ашыгыгыз Газетага язылучылар кимиячәк дип, бик хафаланып йөрдек бу араларда. Борчуларыбызның сәбәбе: «Россия почтасы»на бирелүче дәүләт субсидиясенең бетерелеп, вакытлы матбугатка язылу бәяләренең артуында. Бу хәл пошаманга төшерсә дә, шөкер, киләсе яртыеллыкка...

Сер түгел, вакытлы матбугатка язылу бәяләренең артуы һәр редакцияне пошаманга салды. Моңа без дә борчылабыз. Газетабызны укучыларның күпчелеге - пенсионерлар бит. Шөкер, авылда яшәүче, авылдан чыккан эшмәкәрләр хәлләреннән килгәнчә ярдәм итеп, өлкәннәрне, инвалидларны үз хисапларыннан газетага яздыралар. Менә ничә ел инде «Күзкәй» ягулык станцияләре хуҗасы, эшмәкәр Флүр Шәфыйков өлкән яшьтәге авылдашларын «Якты юл» газетасына яздырып килә. 2014 елның икенче яртыеллыгында да 100дән артык кеше «Якты юл»ны бушлай укыячак. Районда яшәүче пенсионерларның шактые район газетасын һәм башка басмаларны ветераннар советы аша да алдыра. Иганәчеләр, фермерлар, хуҗалык җитәкчеләренең ярдәм итүе бик әйбәт хәл. Әмма укучыларыбыз үзләре дә район газетасына язылмый калмыйлар. Кыскасы, кем ничек булдыра, шулай район басмасыннан аерылмаска тырыша.
Газета-журналларны вакытында таратып йөрүче тырыш, намуслы почтальоннарны да телгә алмыйча мөмкин түгел. Елда күпләп матбугатка язылучылар исемлегендә гел бер үк авылларның булуы да почтальоннарның үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаруына барып тоташа түгелме? Яңа Байлар авылына хезмәт күрсәтүче Күзкәй почта бүлекчәсе почтальоны Айгөл Мохтарова шундыйлардан. Ул, йорттан-йортка йөреп, авыл халкын вакытлы матбугатка икенче яртыеллыкка иске бәядән яздырырга да өлгерде. Авыл урамында очраган кешеләрнең һәркайсы: «Айгөлебез бик тырыш, итагатьле, ярдәмчел. Эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкара. Кар-буран дими, газеталарны көне-сәгате белән китереп җиткерә. Вакытлы матбугатка язылганда почта бүлегенә йөреп мәшәкатьләнмибез. Олы кешеләр өчен арасы байтак бит. Үзе килеп яздырып китә. Шуның кадәр тырышып йөргәч, ничек язылмыйсың инде. «Якты юл»ны әйтмәсә дә алдырырга уйлаган идек, анысы. Иске бәядән язылып калырга була дигәч, бигрәк тә», - диделәр беравыздан. Шулай итеп, Айгөл Мохтарованың тырышлыгы белән Яңа Байлар авылындагы 100гә якын хуҗалыкларның һәммәсе дә диярлек район басмасына язылып чыккан. Почтальон ханым вакытлы матбугатка язылучыларның үз җирлекләрендә шулай күп булуын авыл халкының күп укуы белән аңлата.
- Яңа байларда яшәүчеләрнең байтагы 5тән алып 10га якын газета-журналлар ала. Араларында пенсионерлар да, урта яшьтәге кешеләр дә бар. Әйтик, пенсионер апабыз Клара Гомәрова район һәм республика басмаларын санаганда 10 газета-журнал яздырып ала иде. Бәяләр арту сәбәпле, хәзер 7не генә ала. Шулай да кемнән генә сорасаң да: «Район газетасына барыбер язылачакбыз», - диләр. Күзкәй почта бүлеге мөдире Альбина Галимҗанова кул астында эшләүче хезмәттәшләрем Гөлназ Хаҗиева белән Инзилә Хаматова да үз участокларында халык белән эшне актив алып баралар. Матбугатка язылу вакытында йорттан-йортка йөреп район, республика басмаларына яздыралар, - дип Айгөл Мохтарова җитәкчесен, хезмәттәшләрен дә телгә алырга онытмады.
Күзкәй авыл җирлегендә кешеләр белән сөйләшкәндә, газетабызга язылучыларның күп булуына сөенеп куйдым. Шулай да язылу бәяләренең артуы күпләп газета-журнал алдыручыларның почта тартмасын җиңеләйтер, әлбәттә.
Газетабызның алдагы саннарының берсендә: «Язылу бәясе ике тапкыр артса, газета-журналларны алдырырлармы?» дигән язмада үткәрелгән сораштыруда абунәчеләребез: «Газетаны алдырачакбыз», - дигән иде.
Күзкәй авылының «Таңбатыр» балалар бакчасы мөдире Гүзәлия Саматова да: «Район газетасына бәяләр артса да язылачакмын. Ул бит район тормышын яктыртучы, район хәбәрләре белән таныштырып торучы бердәнбер район басмасы. Шәхсән үзем «Якты юлга» язылып куйдым инде. Кул астында эшләүче тәрбиячеләр, башка хезмәткәрләр дә иске бәядән газетага язылдылар», - дип әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көн кадагында