Мерәс ипиен күрше авылларда да яратып ашыйлар
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка нинди дә булса йомыш белән барып чыккан кешенең Мерәс ипиен алмыйча кайтканы сирәктер, мөгаен. Чөнки балачак хатирәләрен яңартып, авыл мичендәге кебек ян-яклары кызарып, тәмле хуш исе үк борыннарны кытыклап кабарып пешкән әлеге ипидән бер тапкыр авыз иткәннән соң, аны башка төр калачлар белән бутау мөмкән түгел. Шул...
Хуҗалык идарәсе бинасының бер өлешен биләгән пекарня бүлмәсенә килеп керүебез эшнең иң кайнар чагына туры килде. Беренче сменадагы кызлар Наташа Малофеева белән Ольга Беспалова әле яңа гына мичтән чыккан кап-кайнар ипиләрне калайларыннан бушатып, буйдан-буйга сузылган иркен өстәлгә тезеп торалар иде. Җиңел, җитез хәрәкәтләренә күз иярми. Эшләреннән бүлдерми генә икмәкнең тәмен һәм шуның белән бәйле ихтыяҗын билгели торган төп алшартлар, ягъни Мерәс ипиенең сере белән кызыксынам.
- Серен әллә кайдан эзлисе юк, безнең әбиләребез дә, аларның әбиләренең әбиләре дә икмәкне гап-гади ысулга нигезләнеп пешергән. Кичтән калдырылган әче камыр башына суын, онын кушып, бераз чүпрәсен дә салып, өр-яңа измә әзерләгәннәр һәм җылырак урынга кабарырга-өлгерергә куйганнар. Без дә шул ук рецептны кулланабыз. Дөрес, ысулы гади булса да, икмәк пешерү - төгәллек һәм җаваплылык таләп итә торган гаять катлаулы хезмәт. Ипиең һәркем күңеленә хуш килерлек тәмле дә, йомшак та булсын өчен камыр артык әче дә, кирәгеннән артык төчеләнеп тә китәргә тиеш түгел. Кабару халәтен дә, мичкә урнаштыру вакытын да әледән-әле тикшереп торырга кирәк. Әлбәттә, һәр икмәк пешерүченең үзенә генә хас сере, ягъни иҗади яңалыгы булмый калмый. Тик, иң мөһиме, ихлас күңелеңне биреп, яратып әзерләгәндә генә ризыгың да уңа, - диделәр кызлар тыйнак елмаеп. Шушы пекарня һәм ашханә эшчәлеге өчен җаваплы белгеч Илсур Әзһәмов белән әңгәмәне дәвам итәбез. Хуҗалык пекарнясын моннан 4 ел элек үз ихтыяҗлары өчен генә, ягъни киеренке кыр эшләре вакытында басуда эшләүче механизаторларны ашатырга җитәрлек ипи пешерү ниятеннән төзегәннәр. Иртән-кичен күрше Хуҗамәт кибетеннән ипи ташып ашату тәмам туйдыргач. Беренче елны көненә 48 ипи пешерсәләр, икенче елны халык соравын да искә алып, 150-200гә һәм аннан да күбрәккә җиткергәннәр. Тора-бара Мерәс ипиенең даны күрше авылларга да таралган.
- Бер ел инде якын-тирәдәге Иске Абдул, Останково, Сосновый Бор, Татарстан совхозы поселогы, Казиле, Торнаташ, Тәкермән авылларындагы кибетләргә соратып алалар ипиебезне. Күптән түгел теләнчетамаклылар ихтыяҗын да канәгатьләндерә башладык. Бүгенге көндә тәүлегенә 700-800 данә ипи пешерәбез, язгы чәчү, урып-җыю көннәрендә 1000нән дә артып китә. Камиллекнең чиге юк. Һәр сатып алучының фикеренә-киңәшенә колак салырга тырышабыз. Үз товарыбыз белән базар мөнәсәбәтләренә кергәч, бик күп әйберләрне яңабаштан өйрәнергә туры килде. Бүгенге ипи базарында конкуренция бик зур. Шуңа күрә ирешелгәннәр белән генә чикләнмичә, һәрдаим хәрәкәттә, алгарышта булырга кирәк. Үз тегермәнебезне яңабаштан төзекләндереп-көйләп җибәрү дә шул максатны күздә тотып эшләнде. Ипине үзебездә тарттырган оннан пешерә башлагач, тәме һәм сыйфаты тагын да яхшырды, ди халык. Алга таба җитештерү мәйданын арттыру турында да планнар бар, - ди хуҗалык җитәкчесенең коммерция буенча урынбасары Илсур Әзһәмов.
Ипи пешерү күләме бермә-бер арткач, яңа мичләр дә алып җибәргәннәр, эшне дә тә ике сменага көйләгәннәр. Останково кызлары Наташа Малофеева белән Ольга Беспалова иртәнге 6.00дан инде пекарняда. Көн саен вахта машинасы йөртә үзләрен. Беренче сменаның ипиен төштән соң, 13.00 сәгатькә өлгертәләр кызлар. Нәкъ шул вакытка, яңа гына пешеп чыккан кап-кайнар ипи сатуга чыгуга, урам ягындагы кибеткә Мерәс халкы җыела. Ә иртәнге ипине төнге сменага Иске Абдулдан килеп эшләүче килендәшләр Тәнзилә һәм Наилә Мингазовалар пешерә. Аларны да вахта йөртә. Эшләреннән дә, хезмәт хакларыннан да канәгать кызлар. "Иң мөһиме, безнең күңел җылысы кушылган ипекәйне көн дә күпме кеше рәхмәт укып табын түренә куя. Иртә яздан көзнең соңгы кыр эшләренә кадәр басуда алны-ялны белмичә эшләүче механизаторларыбыз "ипиегез бигрәк тәмле дип мактап ашый икән, шул үзе бәхет түгел мени!" - диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев