Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Игенче язгы сынау алдында

- Язгы кояш нурлары һәм беренче яңгырлар басулардагы кар катламын шактый юкартты. Авыл картлары сынавына караганда, язның ялындырып килү ихтималы бар. Һәрхәлдә авыл эшчәннәре, табигатьнең нинди холыкта булуына карамастан, язгы кыр эшләрен тулы әзерлектә каршылыйлар. Моны белгечләр катнашында үткән тикшерү комиссияләре дә уңай бәяләде. Беренче апрельгә техниканы чәчүгә тулысынча кабул...

- Белүебезчә, соңгы елларда хуҗалыкларның техника паркы заманча, югары җитештерүчән техника, чәчү комплекслары белән тулыланды. Алар җир эшкәртүне һәм чәчүне шактый җиңеләйтәдер инде?

- Әйе, район хуҗалыкларында төрле маркадагы 14 чәчү комплексы бар. Быел гына "Камская Нива" хуҗалыгы "Амазоне" дигән яңа комплекс кайтартты. "Кузбасс", "Хорш", "Агромастер" һәм башка шундый комплекслар язгы кыр эшләрендә берьюлы берничә төрле операцияне - культивацияләүне, чәчүне, ашлама кертүне, җирне тигезләүне һәм катоклауны башкаралар. Электә бу эшләргә алты-җиде кеше җәлеп ителсә, хәзер бер механизатор өлгерә. Эшче көчен, ягулыкны янга калдырудан тыш, комплексларның җитештерүчәнлеге гаять югары. Уртача алганда һәркайсы көнгә 200 гектарга кадәр чәчү үткәрә. Димәк, комплекслар белән тәүлеккә 1,5 мең гектар чәчүне күздә тотабыз. Моннан тыш, кырларда 210 тырма, 137 культиватор һәм 143 чәчү агрегатлары эшләячәк.

- Марат Ришатович, элеккеге елларда чәчү өстендә әзерлекле механизаторларның җитмәве күзәтелде. Быелгы чәчүдә бу хәл кабатланмасмы?

- Әйе, андый проблема бар. Кайбер хуҗалык җитәкчеләре механизаторларны читтән эзләп, алар белән килешү нигезендә эш башкаралар. Моны "Биклән", "Алмаз" хуҗалыкларында, "Кама" агрофирмасында һәм башка крестьян-фермер хуҗалыкларында күрергә була. Быел җитмәүчәнлекне булдырмас өчен Казан дәүләт аграр университеты белән бәйләнешкә кердек, чәчү өстендә практика узу өчен 36 студентны җибәрүләрен үтенеп хат юлладык. Бу мәсьәлә уңай хәл ителер дип уйлыйбыз.

Яңа төр техника артканлыктан, механизаторларның белемен күтәрү өстендә эшлибез. "Агрокөч төркеме"нең техника ремонтлау базасында кыскача курслар оештырылды. Анда механизаторлар катлаулы техника белән эш итү алымнары, куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнәләр. Минем уйлавымча, чәчү өстендә бер генә трактор да, тагылма техника да иясез калмас.

- Язгы кыр эшләре планы нигезендә чәчүне ничә көндә төгәлләү күздә тотыла?

- Һәр хуҗалыкта мөмкинлекләрне өйрәнеп, эш планы төзелде. Районда барлыгы 37 мең 55 гектар сабан культураларын чәчәсе бар. Шул исәптән бодайны - 20376, арпаны - 13894, солыны - 697, борчакны - 1887, виканы 300 гектарда урнаштыру билгеләнде. Техник культуралар - 6425 гектар, шикәр чөгендер - 2,5 мең, рапс 3925 гектар була. Бәрәңге - 652, яшелчә 143 гектар тәшкил итә. Моннан тыш, дистәләрчә мең гектарда азык культуралары. Күренә ки, эш күләме саллы, киеренке эшләүне таләп итә. Безнең исәп-хисап буенча 61 мең гектарда дым каплауны 5 көндә, чәчүне 10 көндә тәмамлауны максат итеп куябыз. Һава шартлары тоткарламаса, билгеләгән чикләр реаль, төпле нигезгә корылган.

- Югары уңыш алыйм дисәң - ашламасы, вакытында чәчим дисәң - ягулыгы һәм яхшы сыйфатлы орлыгы да кирәк бит әле.

- Сүз дә юк, язгы кыр эшләре чылбырының бер генә буынында да тоткарлык булмасын өчен, алдан ук күптөрле чаралар күрелде. Чәчүлек орлык җитешле, элиталы һәм суперэлиталы сортлы орлыклар булдырылды. Бу яктан күп кенә хуҗалыкларның уңышлы эшләүләрен әйтәсе килә. Фермер хуҗалыклары да тырышлык куйды. Минераль ашламага килгәндә, мәсьәлә болайрак: ул язгы чәчүгә республика бюджетыннан ташламалы бәягә ике транш кайта. Беренче траншта Менделеевск ашлама заводыннан 23 млн 158 мең сумлык 1897 тонна аммиак селитрасы бүлеп бирелде. Шуның 1100 тоннасын хуҗалыклар урынга кайтардылар инде. Икенче транш - монысы 13 млн сумлык катлаулы ашламалар. "Татагрохим" оешмасы аша Круглое Поле базасына кайтты. Республика бюджетыннан акча күчерелү белән хуҗалыклар аны үзләренә алып кайтачаклар. Бүгенге көндә районда бер гектарга тәэсир итү көче 45 кг булган минераль ашлама тупланды. Бу яктан "Камская Нива", "Гигант", "Кама" агрофирмасы, "Алмаз" хуҗалыклары яхшы эшләде. Һәркайсы гектарга 122-50 кг тәэсир итү көченә ия булган ашлама кайтарды инде. Мондый хәлдә ашлаган җирнең аш бирәсенә өмет зур.

Язгы чәчүне уңышлы үткәрү өчен хөкүмәт безгә 1758 тонна ташламалы бәядән дизель ягулыгы бирә. Бу исә бер гектарга 23 кг дигән сүз. Ташламалы ягулыкның бер килограмм бәясе 26 сум, ягъни көндәлек сатыла торган бәядән 4 сумга арзанрак. Хуҗалыклар язгы чәчү чорына ташламалы бәядән ягулык алу өчен Нефтебаза белән үзара килешү төзүне тизләтсеннәр иде.

Бу көннәрдә техниканың торышын янә карап чыктык. Механизаторларга чәчүгә рөхсәт кәгазьләре тапшырылды. Кырда тиз һәм яхшы сыйфатлы эшләү өчен бөтен шартлар тудырыла. Кырдагыларга ике-өч тапкыр җылы аш каралган, техник хезмәт күрсәтү урыннары билгеләнгән. Көн саен механизаторның күпме акча эшләвен күрсәткән бюллетеньнәр чыгарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: актуаль ђћгђмђ