Якты юл
  • Рус Тат
  • «Гигант» хуҗалыгында авылда эшләргә теләгән яшьләргә өй төзиләр

    Яшьләрне авылга кайтарыр өчен соңгы елларда нинди генә чаралар күрелмәде: республика күләмендә махсус торак программалары да эшләде, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, хәлләреннән килгәнчә, төрле ысуллар белән яшьләрне авылга тартырга тырыша. Уку йортын тәмамлап, авыл хуҗалыгы тармагы белгече булып чыккан яшьләр исә ташкын булып авылга агылмаса да, аз-азлап кайтты, эшләде, китеп барды....

    - Әлеге эшкә алыну безнең өчен бик җитди адым булды. Чөнки салынасы 6 йорт тулысынча хуҗалык хисабына - алынган керем бәрабәренә төзелә. Шуңа күрә төзелешне башлаган чакта курку хисе бар иде. Ләкин күз курка, кул эшли тора дигән әйтемдәгечә, барыбер эшкә алындык. Чөнки бүгенге көндә мондый чараларсыз авылга яшьләрне тарту, аларда кызыксыну уяту мөмкин түгел, - ди Риф Хәниф улы.
    Дөрестән дә, хәзерге катлаулы заманда яшь белгечләрне авыл хуҗалыгына җәлеп итү өчен җитди чаралар күрми булмый. Хуҗалык җитәкчесе моны аерым-ачык аңлап эш итә.
    Без килгәндә Яңа поселогында алты йортның нигезе салынган, диварлары күтәрелгән иде. Берничәсенең түбәсен ябып бетереп, төзүчеләр йортның эчке ягында эшләп йөри.
    - Йортның дүртесе таштан, калган икесе агачтан була. Барлык коммуникацияләрне үткәрү белән санаганда, бер йортның бәясе якынча 3 млн 500 мең сумга төшәчәк. Июль башында йортларны төзеп бетерергә, кулланылышка тапшырырга ниятлибез. Ләкин моңа кадәр биредә эшлисе эшләр тау кадәр әле, - ди Риф Имамов.
    Иң беренче салынган биек таш йорт эченә узабыз. Биредә поселоктагы СМУ-26 егетләре Марсель Исмәгыйлев белән Илназ Сәхәпов таштан бүлмәләрнең стеналарын күтәрә иде.
    - Безнең төркемдә барлыгы 15ләп кеше эшли. Бу төзүчеләр генә түгел. Монда шоферлар да, башка төр эшне башкаручы хезмәткәрләр дә бар. Ә гомумән, әлеге төзелеш мәйданында җәмгысы 3 төркем эшли, - дип әйтте Марсель Исмәгыйлев.
    Егетләрнең артык сөйләшеп торырга вакытлары юк. Июльнең бересенә кадәр алар планга салынган бөтен эшне башкарып чыгарга тырышалар. Шөкер, төзелеш материаллары җитеш, йортларның эчке ягын эшләү турында да инде сөйләшенгән, штукатур-малярлар үз сәгатен генә көтәләр. Әлегә «Татарстан-коммуналь челтәрләре» оешмасы биредә су кертү белән мәшгуль.
    - Йортлар төзелеп кенә килсә дә, алар белән кызыксынучылар, эшкә килергә әзер торучылар бар, - ди Риф Хәниф улы. - Ләкин өстенлекне без гаилә парларына, егерме биштән кырык биш яшькә кадәрге кешеләргә бирәбез. Чөнки бу яшьтә алар үзләренә ни кирәген белә, тормышка җитди карый. Моннан кала, хуҗалыктагы хезмәт хакы да начар түгел - уртача егерме мең сум тирәсе. Менә дигән йорт белән шундый хезмәт хакына ия булу начармени? Минемчә, авылга кайтырга теләүчеләр өчен болар менә дигән шартлар, - диде ул.
    Җитәкче сүзләренә караганда, алты йортны вакытында төзеп бетерә алсалар, алар быел тагын ике йорт төзергә заказ бирергә уйлыйлар. Әлегә исә бар көч матур итеп башланган эшне тәмамлауга юнәлтелгән. Тиздән әлеге матур йортларда яшь авыл хезмәтчәннәре яшәп, яңа урамда балаларның көр тавышлары яңгырар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: