Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Авыл урамнарын чүп үләне, көнкүреш калдыклары, төзек булмаган техника баса

Кичекмәстән чара күрмәгән җаваплы затларның вазыйфаларыннан колак кагуы мөмкин Узган атнада район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Зарипов җитәкчелегендәге комиссия авыл җирлекләренең санитар, эстетик торышын карау һәм киләчәктә төзекләндерү өчен нинди эшләр башкарырга кирәклеген барлау өчен рейдка чыкты. Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә территорияләрнең чисталыгы буенча комиссия нәтиҗәләре нигезендә Түбән Суыксу, Мәләкәс,...

Авылларның чисталыгын, төзеклеген тәэмин итүдә төп проблемаларның берсе булып җирлек эчендәге һәм авыллар арасындагы юл кырыйларындагы биек булып үскән чүп үләннәре тора. Бу җәһәттән юллар торышын контрольдә тотучы оешмаларга киңәшмәдә каты кисәтү ясалды. Шулай ук фермалар, шәхси фермер хуҗалыклары, башка эшмәкәрлек субъектлары, тыкрыклар, дача итеп кенә кулланылучы йортлар территорияләре чүпкә баткан. Су башнялары, газ бүлү пунктлары, газ котельныйлары, эшләми торган район кулланучылар җәмгыяте кибетләре территорияләрендә дә үлән чабылмаган.

Санитар торыш буенча авыл җирлекләрен шартлы рәвештә өч төркемгә бүләргә була: чагыштырмача яхшылар, канәгатьләнерлекләр һәм әле башкарасы эшләре шактый булган җирлекләр.

Иске Абдул, Калмаш, Яңа Бүләк җирлекләренең үзәк авылларын чагыштырмача чисталар рәтенә кертергә була. Ә кече авылларында әле башкарасы эшләр күп. Иштирәк, Калмия, Иске Дөреш, Мусабай Завод җирлекләре дә беренче төркемдә. Бу җирлекләргә караучы кече авыллардан Ташкичүне, Җикәнле Күлне үрнәк дип әйтергә мөмкин.

Икенче төркемгә, ягъни чисталык канәгатьләнерлек булган пунктларга комиссия Борды, Круглое Поле, Күзкәй, Бәтке һәм Шилнәбаш җирлекләрен кертә. Бордының үзендә рөхсәтсез чүп түгелгән урын бетерелгән, Бордыбашта һәм Җәйләүдә урамнарны чабарга, иске техникадан, төзелеш калдыкларыннан арындырырга кирәк. Круглое Поледа тимер юл вокзалы территориясендә чүп үләннәре гөрләп үсә. Күзкәйдә больница тирәсе чистартылмаган, Иске Байларда рөхсәтсез чүп түгү урыны "халыкка хезмәт итүен" дәвам итә. Бәткедә юл кырыйларын чистартырга керешкәннәр, тыкрыкларны, автосервис территориясен тәртипкә китерәсе бар.

Чистарту юнәлешендә башкарыласы эшләр күп булган авыл җирлекләреннән киңәшмәдә Түбән Суыксу, Мәләкәс, Кече Шилнә, Сәмәкәй, Биклән, Боерган, Әҗмәкәй, Комсомол һәм Новотроицкое исемнәре яңгырады. Түбән Суыксу урамы иске техника белән тулган, Югары Суыксуда - санкцияләнмәгән чүплек. Калининода авыл уртасындагы чокырга төзелеш калдыкларын тутырганнар. Урамда металл калдыклары, буш шешәләр ауный. Бикләндә хәтта авыл җирлеге бинасы янында чүп үләннәре чабылмаган. Монда да урамнарда төзелеш калдыклары, койма яннарында теләсә ничек аунап ятучы чүпләр. Боерган, Сәмәкәй җирлекләрендә территорияне җыештырырга комиссия йөри башлагач кына тотынганнар. Сәмәкәйнең Сәет, Оргыды авылларында хәл бөтенләй мактанырлык түгел. Яңа поселогының мәдәният йорты тирәсе генә тәртиптә, Әҗмәкәй чүп үләненә күмелгән. Кнәздә керә-керешкә үк чүп үләненә күмелә язган фермалар һәм сарайлар каршы ала.

Авыллар арасындагы юл кырыйларын "Татавтодор" оешмасы, урамнарны авыл җирлекләре тәртипкә китерергә бурычлы. Комиссия ясаган нәтиҗәләрдән күренгәнчә, бу яктан әле эшлисе дә эшлисе. Күпфатирлы йортлар тирәсе торак-милекчеләр ширкәтләре җаваплылыгында. Су башнялары янын - коммуналь хезмәтләр, газ котельныйларын, газ бүлү пунктларын газ белән тәэмин итү оешмалары, район кулланучылар җәмгыяте кибетләрен җәмгыять тәртиптә тотарга тиеш. Ә инде үз ихатасын, койма-капка яннарын чүптән, үләннәрдән арындыру шәхси йорт хуҗаларының үзләреннән тора. Кыскасы, бу юнәлештә бүген һәркемгә эш җитәрлек.

Комиссия әгъзалары авыл җирлекләре башлыкларына төзекләндерүне оештыруга җирлек депутатларын, старосталарны, шулай барлык активны җәлеп итәргә тәкъдим итте. Административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен үз территорияләрен тәртиптә тотмаган хуҗаларның исемлеген төзү бурычы куелды. Район хакимиятенең юридик бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, быел 17 майдан башлап башкарма комитетның вазыйфаи затлары да авылларга тикшерүгә чыкканнар. Алар хәзергә Әҗмәкәй, Яңа поселогы, Бәтке, Круглое Поле, Кече шилнә авылларында булган. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен алты гражданга административ беркетмә төзелгән. Алар 2шәр мең сум штрафка тартылган. Ә гомумән, гражданнарга бу төр хокук бозу 2 меңнән 3,5 меңгә, бер ел эчендә икенче кат эләксә 3,5 меңнән башлап 5 меңгә кадәр төшә. Вазыйфаи затлар беренче тапкырында 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, кабат эләккәндә 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф түли. Тикшерү график буенча башка авыл җирлекләрендә дә дәвам итәчәк. Шулай ук Галимҗан Зарипов җитәкчелегендәге комиссия дә ачыкланган кимчелекләрнең төзәтелүен барлау максатыннан ун көннән кабат авылларга чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тљзеклђндерњ