Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Гигантлылар үрнәге каралды

1 апрельдә "Гигант" хуҗалыгы машина-трактор паркында техниканы язгы чәчүгә әзерлекнең торышы район хуҗалыклары баш инженерлары, дәүләт техника күзәтчелеге хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында тикшереп кабул ителде.

Биредә техниканы көз көне үк инде чистартып ремонтлаганнар. Тракторлар, тагылма машиналар - тигез сафларда, һәр механизатор үз техникасын, тракторын кабызып, тормоз системасын, электр чыбыклары торышын күрсәтте, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык таләпләре хакында аңлатты. Күренеп тора, механизаторлар һәр елдагыча язгы кыр эшләренә яхшы әзерләнгәннәр. Чөнки хуҗалык җитәкчелеге һәм инженерлык хезмәте көздән үк техникасын яхшы сыйфатлы итеп хәстәрләгән механизаторларны матди яктан кызыксындыру чаралары күргән. "Моның йогынтысы яхшы. Без кышкы суыкларга чаклы бөтен техниканы төзәтеп, буяп кырга чыгарлык итеп әзерләдек. Механизаторларыбызга рәхмәттән башка әйтер сүзем юк. Язгы кыр эшләрендә дә сынатмаслар", - ди тирән ышаныч белән тәҗрибәле баш инженер Рафаил Гыйльфанов. Хуҗалыкның Әҗмәкәй бүлекчәсендә агрономнар орлыкларны чәчүгә әзерләү, аларның сыйфаты, инкрустацияләү эше белән таныштылар. Бу хакта җентекле анализ белән "Россельхозцентр" ФБУ филиалының Тукай районара бүлеге башлыгы Назыйм Сәлахетдинов чыкты. Орлыкның бары тик югары сортлы һәм элиталы, суперэлиталы булуына басым ясады. Тикшерүдә катнашкан һәркем - инженерлар һәм агрономнар гигантлыларның язгы кыр эшләренә әзерлеген уңай бәйләделәр. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Марат Кәримов һәр хуҗалыкның чәчүгә әзерлеген шушы үрнәктән чыгып тикшерәсен һәм механизаторларга кырда эшләргә рөхсәт кәгазе биреләсен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы