Авыл хуҗалыгы тег белән яңалыклар
-
«Гигант» хуҗалыгында мәктәп укучылары комбайнчы ярдәмчесе булып эшли
Дүрт чирек буе мәктәп партасы артында утырган балалар өчен каникуллар көтелгән ял булса, кайберәүләр өчен җәй – акча эшләп алу, әти-әнигә ярдәм итү вакыты да. Район мәшгульлек үзәге башлыгы Татьяна Сиврюк хәбәр итүенчә, 1 июльгә 80 яшүсмер эш белән тәэмин ителгән. Районда балаларны вакытлыча эшкә урнаштыруда ел саен даими хезмәттәшлек итүче оешмалар бар. Бу – Сәйдәшев исемендәге, «Ярыш», «Гигант», «Р-Агро», «Кама Бекон» хуҗалыклары, «Биклән» җитештерү кооперативы. Әлеге оешмаларга укучыларның күбесе ярдәмче буларак эшкә алынган һәм үз кулларыннан килгәнчә хуҗалыкка файда китерәләр. Хезмәт хакына килгәндә, мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан балаларга тулы сәгатьләрне эшләгәндә эш бирүчедән ким дигәндә 11163 сум (минималь хезмәт хакы) һәм үзәктән өстәмә рәвештә 1276 сум хезмәт хакы түләү каралган. Эш күләменә һәм сәгатьләренә карап, бу акча шактый гына артырга да мөмкин.
-
Урып-җыю техникасын иң яхшы итеп әзерләүчегә премия биреләчәк
Авыл хуҗалыгы тармагының җаваплы чоры якынлаша – басуларда игеннәр өлгерә. Тиздән – урак. 14 июль көнне район хуҗалыкларының урып-җыюда катнашачак техникасы тикшереләчәк.
-
Авыл хуҗалыгы тармагының соңгы биш айдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды
Район хакимиятендә үткән киңәшмәдә терлекчелек һәм игенчелек тармагының соңгы биш айдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашты.
-
«Ярыш» хуҗалыгында печән әзерләү тәмамланды
Бүген район хуҗалыкларында актив рәвештә терлек азыгы әзерләү эше бара. Эссе, явым-төшемсез көннәр чабылган үләнне киптерергә һәм тиз арада җыеп алырга мөмкинлек бирә. Гомумән, 3 июль иртәсенә район буенча кышлыкка терлекләр өчен 5711 тонна печән, 8437 тонна сенаж әзерләнгән, бу бер баш шартлы терлеккә 4,1 центнер азык дигән сүз.
-
Аграрийларга ун көн эчендә күпьеллык үләннәрне чабып бетерү бурычы куела
Бүгенге көнгә районда чүп үләннәренә каршы 48,3 мең гектар, төрле авыруларга – 6,2 мең гектар һәм корткычларга каршы 2,1 мең гектар җир эшкәртелгән. Яфрактан тукландыру эше 2,5 мең гектар мәйданда, тамырдан тукландыру 9,2 мең гектарда башкарылган.
-
Марат Әхмәтов: «Сөт бәясе җәй азагына кадәр төшәчәк, сентябрьдән халыктан сатып алу бәясе күтәрелә башлар дип көтелә»
ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән районга килде. Визитының беренче өлешендә ул вертолеттан район басуларының торышын бәяләде. Аннары Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенең Останково авылы янындагы мәйданчыгында район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, предприятиеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты.
-
Терлек азыгы әзерләр чак җитте
Районда шушы көннәрдә авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләсе – алдагы кышлату чоры өчен терлек азыгы әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Ленар Авзалов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
-
Авыл хуҗалыгы министры язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясады
Министрлар Кабинетында узган видеоконференциядә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министы Марат Әхмәтов язгы чәчү эшләренә нәтиҗә ясады. Быел республика буенча барлык чәчүлек мәйдан 2,8 миллион гектарны тәшкил иткән.
-
Чәчү тәмамланды, басуларда эш дәвам итә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район басуларында язгы чәчү тулысынча төгәлләнде.
-
Яхшы күрсәткечләр савымчыларның эшкә карашына да бәйле
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта бүген бер сыердан көненә уртача 19 литр сөт савыла. Бу тармакта яхшы күрсәткечләр шулай ук «Гигант», «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыкларында. Аларда көнлек тулаем савым 13 тоннадан артык.
-
«Акыл картлары» язгы чәчүне карап йөрде
Язның бер көне ел туйдыра, ди халык мәкале. Чәчү вакытында эш барышының ничек оештырылуы, барлык технологияләрнең үтәлеше никадәр әһәмиятле һәм мөһим икәнен авыл хуҗалыгы тармагында эшләмәгән кеше дә аңлый. Ә гомер буе җир тәмен, җир сулышын тоеп хезмәт иткәннәргә инде ул алтын кебек кыйммәтле вакыт. Нәкъ шуның өчен дә башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев район басуларын карау, агрономнарның эш оештыруы белән танышу, киңәш бирү һәм кирәк булганда проблемаларын чишү юлларын табу өчен авыл хуҗалыгы аксакалларыннан ярдәм сорады.
-
Чәчү өчен һава торышы әйбәт, ләкин дым кирәк – яңгыр көтәбез
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 май иртәсенә районда язгы чәчү 56 процентка башкарылган. Шул исәптән 22,2 мең гектарда язгы бөртекле культуралар, 2,5 мең гектарда шикәр чөгендере, 3,8 мең гектарда азык культуралары чәчелгән. Хуҗалыкларның җитештерүчәнлекләре бер тәүлеккә 3,7 мең гектар тәшкил итә. «Шилнә» җитештерү кооперативы бәрәңге утыртуга керешкән. Бүгенге көнгә 38 гектар бәрәңге буразналарга салынган. Чәршәмбе көнне без «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында булып, эш барышы белән танышып кайттык. Безне хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов каршы алды.
-
Язгы бөртекле культураларны чәчү 52 процентка башкарылды
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының барысы да чәчүгә чыккан.
-
Кәбестә җыеп алырга без дә булыштык
«Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында соң өлгерә торган кәбестә уңышын җыю бара. Көннәр кинәт суытып, вакыт ашыктырганлыктан, бу культураны җыю буенча өмә оештырылды. Анда район хакимиятендә, аның бүлекләрендә эшләүчеләр катнашты. Бу мөһим чарадан «Якты юл» газетасы редакциясе коллективы да читтә калмады. Өмә әйбәт оештырылган иде. Өстән явып торган яңгыр да эшне туктатмады.
-
Көннәр яңгырга китте. Игенчеләргә авырга туры килмәгәе
Быел да икмәк уңышы яхшы булмас дип хафалансак та, борчылуыбыз иртәрәк булган икән. Ничек борчылмыйсың ди. Май аеның, җәй башының аяусыз эссе һавасы, айдан артык җиргә бер тамчы яңгыр төшмәве дә мондый уйларга этәргеч бирде. Июнь аеның икенче яртысында явып узган яңгырлардан соң игенчеләребезгә ниһаять җан керде: яздан башланган киеренкелек...