Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Марат Әхмәтов: «Сөт бәясе җәй азагына кадәр төшәчәк, сентябрьдән халыктан сатып алу бәясе күтәрелә башлар дип көтелә»

ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән районга килде. Визитының беренче өлешендә ул вертолеттан район басуларының торышын бәяләде. Аннары Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенең Останково авылы янындагы мәйданчыгында район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, предприятиеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты.

– Басуларны карап чыктым. Быел республиканың барлык районнарында бертөрле проблема – сабан басуларының тишелүе тигез түгел. Явасы янгырлар, җылы һава торышы үсентеләрне чыгарыр һәм тигезләр дип өметләнәбез. Быел дым җитми дип зарланырлык түгел, шул ук вакытта җылысы да кирәк, һава температурасының нормага керүен көтәбез, – дип сүзен башлады министр.
Алга таба Марат Әхмәтов хуҗалык җитәкчеләренең хәлләрен белешеп, бүген аграрийларны иң борчыган мәсьәләләр хакында сорашты. Биредә алып барылган әңгәмә, гомумән алганда, ел да хуҗалык җитәкчеләрен борчыган сорау – сөт белән бәйле булды. Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, сөт бәясе җәй азагына кадәр төшәчәк, шулай да сентябрь аеннан башлап халыктан сатып алу бәясе күтәрелә башлар дип көтелә. 
Субсидиягә килгәндә, тапшырылган бер литр сөткә 3 сум исәбеннән апрель-май айлары өчен акча килү көтелә. Субсидиягә документларны тапшырганнарга гына кагыла бу. Әлеге субсидия июнь аенда соңгы тапкыр бирелә һәм шуннан соң туктатылачак, дип белдерде министр.
Очрашуда яңгыраган алдагы сорау Мөслим районыннан алына торган тракторлар, чәчү комплекслары һәм башка төр авыл хуҗалыгы техникасы белән бәйле иде. Техника сатып алганда шул техниканың тулаем бәясенең 40 процентын кире кайтару булсын иде, дигән теләкләрен әйттеләр авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре.
Ягулык материалының литры быел 52 сумга кадәр җитүе дә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен нык борчуга сала. Министрга бу проблеманы да җиткерделәр.
Марат Әхмәтов райондагы барлык сөрүлек җирләрне максималь рәвештә эшкәртү, чәчелмәгән басуларны көзгә кадәр әзерләп бетерү бурычы куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы Тукай районы Марат Әхмәтов