Быел да икмәк уңышы яхшы булмас дип хафалансак та, борчылуыбыз иртәрәк булган икән. Ничек борчылмыйсың ди. Май аеның, җәй башының аяусыз эссе һавасы, айдан артык җиргә бер тамчы яңгыр төшмәве дә мондый уйларга этәргеч бирде. Июнь аеның икенче яртысында явып узган яңгырлардан соң игенчеләребезгә ниһаять җан керде: яздан башланган киеренкелек...
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та узган шимбәдә Хөкүмәт йортында үткән республикакүләм киңәшмәдә кайбер районнарда көзге культура уңышының яхшы булуын әйтеп үтте. Табигате генә никтер һаман киреләнү ягында - көн дә диярлек явып үтүче яңгырлары белән игенчеләргә урып-җыюда өстәмә авырлыклар тудыра.
Узган атнада да явым-төшем район игенчеләренә эшләргә комачаулады. Инде иген кырлары бераз җилләп, җомга көнне суктыруга чыгабыз дигәндә, бар җирне сырып алган томан аларның ниятен бераз чигерә төште. Күпләр комбайннарын төшке якта гына эшләтеп җибәрде.
«Кама-Бекон» җәмгыятенең «Калмаш» бүлекчәсе хезмәтчәннәре дә 600 гектар арпа кырына иртәнге унберләр тирәсендә чыкты.
- «Раушан» сортлы арпаның 540 тоннасы ындыр табагында үз урынын алды инде. Менә калганын җыеп бетерәсе бар. Бүлекчәдә арпа җәмгысы 1300 гектар мәйданны били. Язгы бодайга килгәндә, ул бездә 900 гектар тирәсе. Узган ел белән чагыштырганда быел, Аллага шөкер, уңыш яхшы, - дип сөйли бүлекчә җитәкчесе Флүн Адиев.
Арпаны суктыруда биредә барлыгы 8 комбайн эшли. Бүлекчәнең тагын 3 комбайны Татарстан поселогы янында борчак суктыруда икән. «Клаас Тукано», «Клаас Лексион», «Акросс»ларда төрле яшьтәге, тәҗрибәле механизаторлар - ашлык җыюда. Иң сөендергәне биредә яшьләр шактый күренә. Алар арасында урта буын вәкиле, кырык сигез яшьлек Фәнис Гатин тәҗрибәле игенчеләрнең берсе. Аның авыл хуҗалыгы тармагында эшли башлавына да егерме тугыз ел икән инде.
- Гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында эшләдем. Уракта комбайнчы буларак җиденче сезонымны эшлим. Гаиләбез белән авылда яшибез, эшлибез дигәндәй. Улым да биш ел элек дүртенче сыйныфны тәмамлап чыккач та, минем белән бергә комбайнда эшләде. Игенче хезмәте тәмен тоеп-татып карый алды, - ди ул.
Фәнис Гатин белән бергә, иңне-иңгә куеп егерме сигез яшьлек Айрат Исрафилов, егерме дүрт яшьләрдәге Флүс Исрафилов, егерме биш яшьлек Рәзил Гобәйдуллин иген суктыралар. Бу егетләр язгы кыр эшләре вакытында да басу-кырлардан кайтып керми, чәчүдә көне-төне эшлиләр. Шуңа күрә алар һәр бөртекнең кыйммәтен, кадерен белә, аларны югалтмыйча җыеп алырга тырыша.
- Башка хезмәттәшләрем кебек үк тумышым белән мин авыл кешесе. Новотроицкое авылында туып-үстем. Кечкенәдән үк трактор-комбайн янында кайнашкан егетләр инде без. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча укырга керүебезгә, эшләвебезгә гаҗәпләнерлек берни юк, - дип сөйли Айрат Исрафилов. - «Кама-Бекон» җәмгыятендә мин 6 ел эшлим. Комбайнчы вазифасында исә уракка 4 сезон чыгам. Гаиләм дә бар. Әлегә ул ике кешедән генә тора. Киләчәктә йортыбызда балалар тавышы да ишетелер дигән өмет бар, - ди Айрат.
Икенче бер егет - Рәзил Гобәйдуллинны безгә эшеннән аерып алырга туры килде. Тышкы кыяфәткә чибәр генә, төз һәм шул ук вакытта нык бәдәнле бу егет төп Малтабарныкы булып чыкты. Ул комбайн белән унбер яшьтән үк таныш - комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән.
- Әлеге бүлекчәдә өченче елымны эшлим. Хезмәтем авыр дип әйтә алмыйм. Белгән эш бит. Хезмәтенә күрә акчасын да ярыйсы алабыз, зарланмыйм, - дип елмая егет.
Рәзил быел гына тормыш корып җибәргән. Иптәше Йолдыз аның кебек үк авыл кызы, моңарчы сатучы булып эшләгән. Хәзер инде декрет ялында, бәби көтәләр.
- Бездә үз эшен яхшы белүче егетләр хезмәт куя. Күбесе әтиле-уллы аларның. Кемдер урып-җыюда, кемдер җир сөрүдә - һәркайсының кулы эшкә ята, һәрнәрсәне алар җиренә җиткереп башкара. Урып-җыю вакытында бик кызып эшләгән чакларында өйләренә дә көчләп кайтарып җибәрергә туры килә. Икенче көнне иртәнге алтыдан янә кырга чыгарга кирәк бит - бу вакытка игенчеләребез ял итеп, яңа көнгә әзер булырга тиеш. Шуңа күрә дә көннәр яхшы торганда без төнге сәгать уннарга, чык иртә төшкәндә сәгать тугызынчы ярты, тугызларга кадәр бөртек җыябыз, - дип мактый эшчеләрен Флүн Азат улы.
Комбайннардан кала биредә 15ләп йөк машинасы да эшли, бертуктаусыз ашлык ташып торалар. Бүлекчә механизаторлары кырларны сөреп, аны чәчүгә әзерләү эше белән дә мәшгульләр. Без килгәндә алар 300 гектар җирне сөреп чыккан иде инде.
Бүлекчә җитәкчесе Флүн Адиев турында да берничә сүз әйтми кала алмыйм. Аның белән беренче тапкыр гына күрешсәм дә, бик ачык кеше булып чыкты ул. Җитәкче вазыйфасында биредә җиденче ел эшли. Моңарчы да авыл хуҗалыгыннан аерылгысыз булган. Аның башка хуҗалыкларда да танышлары юк түгел. Әйтик, «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы идарәчесе Фәйзәр Гайсин белән алар күп еллар бергә хезмәт куйганнар, бер-берсен яхшы беләләр, хәл-әхвәл белешеп, дустанә мөнәсәбәттә яшиләр. Флүн Азат улы һәм бүлекчә хезмәтчәннәре авыл хуүз уңышлары турында авыз тутырып сөйләмәсәләр дә, кайберләренең кырдагы тырышлыклары, башка җиңүләре турында да ишеттем. Һәрхәлдә, аларның киләчәккә омтылышлары, өметләре бар. Күңелләре дә, кылган гамәлләре дә матур, сокланырлык. Эшләренең уң булуын телисе килә аларга. Табигатъ холыксызланмыйча гына аларга аяз күк йөзен бирсен, игеннәрне югалтуларсыз җыеп бетерергә язсын.
P.S. Әлеге язманы басмага әзерләгәндә, дүрт көн буена яуган яңгырлар янә район игенчеләрен эштән аерды. «Кама-Бекон» җәмгыятенең «Калмаш» бүлекчәсендә дә эш туктап калды. Явым-төшем аркасында 1300 гектардан соңгы 600 гектар арпаны суктырып аласылары калган. Ялларда котырынган давыл, Алланың рәхмәте, «Калмаш» бүлекчәсендәге иген кырларына зыян салмаган. Ә менә күрше «Татарстан» бүлекчәсендәге арпага гарасат шактый зыян китергән, диде безгә Флүн Адиев.
Нет комментариев