Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю техникасын иң яхшы итеп әзерләүчегә премия биреләчәк

Авыл хуҗалыгы тармагының җаваплы чоры якынлаша – басуларда игеннәр өлгерә. Тиздән – урак. 14 июль көнне район хуҗалыкларының урып-җыюда катнашачак техникасы тикшереләчәк.

Тикшерү «Р-Агро» хуҗалыгында башланып, көн дәвамында сигез хуҗалыкта узачак. Комиссия әгъзалары бөртек суктыру комбайннарының әзерлеген, техниканың төзеклеген, Ростехнадзордан рөхсәт кәгазе булу-булмауны, янгын сүндерү җайланмасы, медицина ярдәме күрсәтү өчен аптечкасы, комбайнчының махсус эш киеме белән тәэмин ителешен һәм башка таләпләрне тикшерәчәк. Иң яхшы әзерлеклеләргә урында ук премия бирү каралган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы Тукай районы «Р-Агро» хуҗалыгы