Чәчү өчен һава торышы әйбәт, ләкин дым кирәк – яңгыр көтәбез
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 май иртәсенә районда язгы чәчү 56 процентка башкарылган. Шул исәптән 22,2 мең гектарда язгы бөртекле культуралар, 2,5 мең гектарда шикәр чөгендере, 3,8 мең гектарда азык культуралары чәчелгән. Хуҗалыкларның җитештерүчәнлекләре бер тәүлеккә 3,7 мең гектар тәшкил итә. «Шилнә» җитештерү кооперативы бәрәңге утыртуга керешкән. Бүгенге көнгә 38 гектар бәрәңге буразналарга салынган. Чәршәмбе көнне без «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында булып, эш барышы белән танышып кайттык. Безне хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов каршы алды.
– Узган ел чәчүгә 24 апрельдә чыгып, 8 майга тәмамлаган идек инде. Уңай һава шартлары булмау сәбәпле, бу елны ике атнага соңгарак калдык. Быел хуҗалык хезмәтчәннәре алдында 720 гектар бодай, 450 гектар арпа, 20 гектар солы, 420 гектар кукуруз, 430 гектар берьеллык үлән чәчү һәм 50 гектар кәбестә, 30 гектар чөгендер, 30 гектар кишер, 50 гектар бәрәңге утырту бурычы тора иде. Бүген язгы бодай, кишер чәчү соңгы гектарларда бара, бер көнлек эш калды. Иртәгә чөгендер чәчүгә һәм кәбестә утыртуга керешәбез. Ул эшләр белән бер үк вакытта кукуруз да чәчәргә исәп. Җомга-шимбә бәрәңге утыртуга чыгабыз, – дип сөйләде җитәкче.
Теплицага якынлашабыз. Эчендә яшел келәм булып, куе кәбестә рәтләре үсеп утыра. Теплица эчендә һава дымлы. «Биредә температура 25 градустан да кимрәк булырга тиеш түгел, технологиясе шулай таләп итә», – ди Ришат Хатыйпов. Биредә 8 төрле сорт бар. Алар иртә, урта һәм соң өлгерә торган сортлар.
Язгы бодай чәчүче егетләр янына да килдек. Биредә эшнең нык кызу вакыты иде, механизаторларның ике сүз әйтергә дә җайлары булмады.
– Тракторда – Флорис Кәбиров, орлык ташучы – Александр Лобач, кырда ук техниканы «сафка бастыручы» – Рифкать Нуриев. Алар хуҗалыкта күп еллар эшләүчеләр, үз эшләренең осталары. Мине ярты сүздән аңлыйлар. Бүген бодайны чәчеп тә бетерерләр инде алар, – диде җитәкче канәгатьлек хисе белән.
Бүгенге көндә кырда 32 техника берәмлеге эшли. Хуҗалык хезмәтчәннәре иртәнге биштән эшкә тотыналар, кичке тугызда гына эш тәмамлана. Эшчеләрне кырга килеп көненә өч тапкыр кайнар аш белән ашаталар, иртәнге һәм төшке аш ике порция. Шулай ук эшчеләргә өйләренә ярты литр сөт һәм ипи дә биреп җибәрәләр.
– Уҗымнар тулысынча тырмаланды, минераль ашламалар кертелде. Күптән түгел генә чәчелгән арпаның инде беренче үсентеләре дә чыгып килә. Чәчү өчен һава торышы әйбәт, ләкин дым кирәк, яңгыр көтәбез, – диде Ришат Хатыйпов.
Узган елгы яшелчә уңышына килгәндә, анысы тулысынча сатылып беткән. Күпчелеге Чаллы, Алабуга, Әлмәт шәһәрләренең мәктәпләренә киткән. Бүгенге көндә орлыкка гына бәрәңге калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев