18 май 2018 яңалыклары
-
Гореф-гадәтләр онытыла икән, тел дә, милләт тә юкка чыга – Кадрия Идрисова
“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе балаларны кечкенәдән милләтнең гореф-гадәтләре белән таныштырырга кирәклеген әйтә.
-
Диния нәзарәте татар теле укытучылары арасында конкурс игълан итә
Җиңүчегә бүләк – Хаҗга юллама.
-
Калмияда Китап бәйрәме
Калмия авылы мәдәният йортында шушы авылда туып үскән Мөзәянә Гәрәеваның " Күңел мәрҗәннәре" исемле китабын тәкъдир итү кичәсе уздырылды.
-
Мәләкәс авылының "Питрау" ансамбле Республикакүләм гала-концертта катнашты
15 май көнне Мәләкәс авылының "Питрау" балаларның үрнәк фольклор ансамбле, Казан шәһәрендә уткән, Республикакүләм "Мы вместе" фестиваленең гала-концертында катнашты. Ансамбльнең 2 группасы да (урта яшьтәгеләр, кече яшьтәгеләр) беренче урын дипломы алып кайтты.
-
Чәчү өчен һава торышы әйбәт, ләкин дым кирәк – яңгыр көтәбез
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 май иртәсенә районда язгы чәчү 56 процентка башкарылган. Шул исәптән 22,2 мең гектарда язгы бөртекле культуралар, 2,5 мең гектарда шикәр чөгендере, 3,8 мең гектарда азык культуралары чәчелгән. Хуҗалыкларның җитештерүчәнлекләре бер тәүлеккә 3,7 мең гектар тәшкил итә. «Шилнә» җитештерү кооперативы бәрәңге утыртуга керешкән. Бүгенге көнгә 38 гектар бәрәңге буразналарга салынган. Чәршәмбе көнне без «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында булып, эш барышы белән танышып кайттык. Безне хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов каршы алды.
-
Газетаның яңа сайты барлыкка килде
Район басмасы гел үзгәрештә, яңарышта. Газетаны тагын да күркәмрәк, укучылар өчен тагын да кызыклырак итү өчен яңадан-яңа язмалар, темалар эзлибез. Бу шулай ук электрон газетага да кагыла. Сайтыбызны даими карап баручылар инде игътибар иткәндер, «Якты юл» газетасының яңа сайты барлыкка килде.
-
Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасында яңа җитәкче
Узган атнада милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Альфред Мингалимов үз вазифасыннан китте. «Якты юл» хәбәрчесенә ул үзенең хосусый практикага күчүен әйтте. Бу атнада исә район җәмәгатьчелегенә яңа җитәкче тәкъдим ителде.
-
Өлкән яшьтәге кеше өчен тәрбиягә алучы гаилә
17 май көнне Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева һәм “Өлкән яшьтәге кеше өчен тәрбиягә алучы гаилә” пилот проекты буенча өлкән яшьтәге гражданинның ярдәмчесе Гөлфия Исламова Әлмәт шәһәрендә узган зональ семинарда катнашты.
-
«Диндә мәҗбүрилек юк, өндәү һәм өйрәтү бар»
«Диндә мәҗбүрилек юк, өндәү һәм өйрәтү бар» Коръән: 2-256 Күптән түгел генә Тукай районы мөслимәләре үзләрен борчыган сораулар буенча район мөхтәсибе белән очрашу үткәрде. Анда авыл җирләрендә яшь имамнар юклыгы, ә кайбер авылларда инде мәчетләрнең ябылу чигендә булуы хакында борчулы фикерләр яңгырады.
-
Сугыш кайтавазы –күңелләрдә
Ятимнәрнең йөрәк ярасы Туган илебез күгендә туплар тавышы тынуга да 73 ел тулды.Халкыбыз Бөек Җиңү көнен быел да зурлап билгеләп үтте.Күпме еллар узды, әмма беркем дә, бернәрсә дә онытылмый.Хәтер, халык хәтере саклый аларны.Җиңү көнендә китапханә каршында эшләүче “Хатирә” ветераннар клубында сугыш чоры балалары белән очрашканнан соң бу фикерем тагын да ныгыды.Кунакларымның берсе дә әтиләрен күрмәгән, гомерләренә бер тапкыр да “әти” сүзен әйтә алмаган, әмма һәрберсе бу искиткеч җылы,сихри бу сүзне гомер бу күңел түрендә йөрткән.Кайсылары әби-бабалары, кайберләренә әниләре сөйләп калдырган.Хәзер инде бу сугыш чоры балалары үзләре дә сигезенче дистәне тутырып килә.
-
Бабайлар әйткән : “Бүгеннән яшелләнә юкә, чәчәк ата караҗиләк”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ