Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газетаның яңа сайты барлыкка килде

Район басмасы гел үзгәрештә, яңарышта. Газетаны тагын да күркәмрәк, укучылар өчен тагын да кызыклырак итү өчен яңадан-яңа язмалар, темалар эзлибез. Бу шулай ук электрон газетага да кагыла. Сайтыбызны даими карап баручылар инде игътибар иткәндер, «Якты юл» газетасының яңа сайты барлыкка килде.

Сайтның адресы үзгәрешсез калды – www.tukai-rt.ru. Аның төзелеше һәм бизәлеше яңарды, өстәмә функцияләре барлыкка килде. Бу шулай ук реклама бирүчеләр өчен дә уңайлы. Хәзер сезнең белдерүләрегез, реклама макетларыгыз зуррак форматта һәм сайтның иң отышлы урыннарында күренәчәк. Сайтны смартфоннар аша күзәтеп баручылар өчен дә сизелерлек яңарыш булды. Яңа сайтның мобиль версиясе смартфоннар өчен яраклаштырылган, дизайн ягыннан заман таләпләренә туры килә, яңалыклар тасмасы тиз ачыла.
Шунысын да искәртик, сайтта әле бүгенге көндә дә үзгәрү, яңару эшләре дәвам итә. Әгәр сезнең дизайн, төзелеш яисә эчтәлеге ягыннан теләк-тәкъдимнәрегез булса, аларны газетаның электрон адресына яисә социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларга юллый аласыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X