Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Калмияда Китап бәйрәме

Калмия авылы мәдәният йортында шушы авылда туып үскән Мөзәянә Гәрәеваның " Күңел мәрҗәннәре" исемле китабын тәкъдир итү кичәсе уздырылды.

    Укучыга тәкъдим ителгән китап авторы Мөзәянә Әхмәтгәрәй кызы Гәрәева бөтен гомерен мәктәптә балаларны укытуга багышлаган олы шәхес. Гомер юлдашы Гариф абый белән гаилә корып, 5 бала тәрбияләп үстерәләр,тугыз оныгы, ун оныкчыгы үсеп килә...


    Шигырь язарга яраткан Мөзәянә апаның яшьлек еллары сугыш чорына туры килгән. Автор "Туган авылым" шигырендә сугыш елларында авыл халкының тормышын, авыр хезмәт куеп яшәвен тасвирлап яза.Авылның асыл егетләренең сугыш кырында ятып калуларын, туганы -Боерган авылы егете, Кызыл Йодыз ордены кавалеры Ризванов Вилданның сугыштан исән сау әйләнеп кайтса да, авыр яралардан савыкмыйча бик иртә вафат булуы турында да ачынып язганын укыдык. Аның һәр шигырендә гыйбрәтле уйлар, фикерләр ярылып ята. Шулай ук, туган авылының узганына, киләчәгенә дә дан җырлаучы ул. Калмия, Боерган, Колыш авылларының тарихын шигъри юллар белән тасвирлап ,бөртекләп язып калдырган.Туган ягын, аның халкын, авылдашларын, балаларын, якыннарын өзелеп сөйгән Мөзәянә апаны юкка гына "туган җирнең сайрар былбылы" дип атамаганнардыр .


     Мөзәянә апа үзе инде вафат булды. Әмма аның дусларына, балаларына багышлап язган шигырьләре халык күңелендә яши. Уңган, укымышлы тәрбияле балалары бергә җыелышып ,дулкынланып, сагынып , аның язып калдырган шигырьләрен укыйлар, улы Филәрит гармунын тартып уйнап җибәрсә иң элек әниләренең иң яраткан җырларын -"Күзләрең зәңгәр төймә", "Яшьлегемдә мин бер гөлне яраттым" кебек җырларын сузалар.


    Үзе исән чагында ук иң зур хыялы- шигырьләр китабы чыгару булган Мөзәянә апаның . Ниһаять аның теләген искә алып , балалары бергәләп киңәшләшеп,әниләренең көндәлек дәфтәрләрендә урын алган шигырьләрне бергә туплап , китап итеп бастырганнар.Мондый шатлыклы,олы вакыйганы авылдашлар, туганнар,дуслар белән уртаклашу максатыннан оештырылган бүгенге китап бәйрәме.
Яраткан килене ,Татарстан Республикасының рәссамнар берлеге әгъзасы,рәссам,мөгаллимә- Хәния Гәрәева , кайнанасына багышлап, "Әнкәйне сагынган төн" картинасын иҗат иткән. Аның искиткеч иҗат җимешләре белән картиналары куелган күргәзмә залында таныштык."Күңел мәрҗәннәре" китабы да аның рәсемнәре белән бизәлгән, шулай ук китапның тышлык битендә дә ул төшергән фотосурәт кулланылган.


    Тантанада олуг кунакларның булуы кичәне дәрәҗәле, затлы итте.
Филология фәннәре кандидаты, Чаллы дәүләт педагогия университеты доценты, Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре -Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова,Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Галиәхмәт Шаһи, Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсенең баш китапханәчесе, әдәбият тарихы музее җитәкчесе- Роза Хамидуллина, композитор Рөстәм Әхмәтханов,шагыйрә Зөләйха Закироваларның тирән эчтәлекле чыгышлары, җырлары күңелләргә үтте.
Бәйрәмне оештырган кызларыбыз- Ләйсирә Сәхибҗанова, Чулпан Габидуллина, Гөлназ Фәрхетдиноваларның эзлекле, матур итеп Мөзәянә апаның тормыш юлы , иҗаты турында сөйләүләрен халык бик яратып тыңлады.Җыр- биюләр, шигъри юллар белән чыгыш ясаган барлык авылдашларга Гәрәевлар гаиләсе рәхмәт белдерде. Кичәне залда утырган бар кеше аягүрә басып "Әниемә" җыры белән тәмамладылар.


   "Күңел мәрҗәннәре" дип аталган шигырь китабы аның балалары,туганнары,авылдашларына зур бүләк булды.
    Ә бүгенге китап бәйрәме, Мөзәянә апаның иҗатын зурлау, искә алу кичәсе аның изге рухына дога булып барып ирешсен иде.


                                                                                      Флүзә Сәлимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев