Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасында яңа җитәкче
Узган атнада милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Альфред Мингалимов үз вазифасыннан китте. «Якты юл» хәбәрчесенә ул үзенең хосусый практикага күчүен әйтте. Бу атнада исә район җәмәгатьчелегенә яңа җитәкче тәкъдим ителде.
Илгиз Гавис улы Вәлиев хәзерге вакытта милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Ул 1970 елгы, Башкорт дәүләт университетының юридик бүлеген тәмамлаган. Хәрби юстиция органнарында, хәрби прокуратурада, соңыннан гражданлык прокуратурасында тикшерүче булып эшләгән. Аның биографиясендә юрист һөнәре дә бар, шулай ук суд приставлары структурасында да хезмәт иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев