Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Акыл картлары» язгы чәчүне карап йөрде

Язның бер көне ел туйдыра, ди халык мәкале. Чәчү вакытында эш барышының ничек оештырылуы, барлык технологияләрнең үтәлеше никадәр әһәмиятле һәм мөһим икәнен авыл хуҗалыгы тармагында эшләмәгән кеше дә аңлый. Ә гомер буе җир тәмен, җир сулышын тоеп хезмәт иткәннәргә инде ул алтын кебек кыйммәтле вакыт. Нәкъ шуның өчен дә башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев район басуларын карау, агрономнарның эш оештыруы белән танышу, киңәш бирү һәм кирәк булганда проблемаларын чишү юлларын табу өчен авыл хуҗалыгы аксакалларыннан ярдәм сорады.

Элекке елларда совхоз җитәкчесе булып эшләгән, хәзер район ветераннар советын җитәкләгән Галимҗан Зарипов һәм авыл җирлекләрендә төрле җитәкче вазифаларда эшләгән, бүгенге көндә район агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Файсал Гыйлаев ун көн эчендә хуҗалыкларны йөреп чыкты. Башкарма комитет җитәкчесе аларны «акыл картлары» дип билгеләп, башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә дә аларның ярдәме кирәк булачагын әйтте.
Әлеге комиссия үз эшен 11 майдан «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгыннан башлады. Технология буенча да, эш барышы буенча да кисәтүләр булмаган. Орлык материалы да тиешле таләпләргә туры килә. Чәчү эшләре исә иртә таңнан алып кояш баеганчы алып барыла, хезмәтчәннәрне көненә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин иткәннәр. «Биклән» хуҗалыгында да язгы чәчү эшләре оешкан төстә алып барыла. Ләкин биредә бүгенге көндә даими эшләүче агроном юк. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның эшчәнлеген дә Галимҗан Сәетҗанович белән Файсал Мәхмүтович уңай яктан билгеләп үтте. Техника, орлык, минераль ашламалар, кыр хезмәтчәннәрен ашату белән тәэмин ителеш тә яхшы. Ирек хуҗалыгында да проблемалы сораулар тумаган.
«Ярыш» хуҗалыгында исә комиссия килгән көнне чәчүдә ашлама кертү тулы күләмдә башкарылмаган. Сәбәбе – вакытында кредит ала алмау. 5 процентлы кредит алу өчен хуҗалык документлар җыю эшен кыштан ук башлый, ләкин эш тукталып кала. Шулай итеп, хуҗалык язгы чәчү чорына аз ашлама белән керә. Комиссия урында ук бу проблеманы район җитәкчелегенә җиткерә. «Акыл картлары» билгеләп үткәнчә, «Ярыш» хуҗалыгында эш барышы ике сменада тәүлек буе оештырылган. «Без йөреп чыккан хуҗалыклар арасында бары тик биредә генә шушындый эш графигын күрдек, чәчүгә җитди карыйлар. Юл кырыйларындагы багана тирәләрендә дә буш җир калмаган, пөхтә итеп чәчелгән, баганалар буялган», – диде Галимҗан Зарипов.
«Гигант» хуҗалыгында эш барышы уңай тәэсир калдырган. Ә менә «Вилданов» фермер хуҗалыгында берьеллык үләннәр чәчүдә кайбер кисәтүләр булган. «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә чәчү барышында орлыкларның кайбер урыннарда гел туфрак өстендә калуы, аз күмелүе уңышка начар тәэсир итәчәк, диде комиссия.
«Камский» җитештерү кооперативында да ашламалар буенча кисәтү булган һәм орлыкларның күмелүе дә тигез түгел, дип билгеләп үтте комиссия әгъзалары. Багана тирәләре, агач посадкалары кырыйлары чәчелмичә кала икән. Бу җәһәттән дә хуҗалык «акыл картлары»ннан шелтә алды.
Гомумән алганда, район кырларының кайберләрендә бик күп басу юллары булуын, моны көздән үк сөреп, тигезләп кую кирәклеген ассызыклады комиссия. Шулай ук район басуларында халык тарафыннан чүп ташлау очраклары бар. «Бу авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен чып-чын бәла. Һәм ел да шушындый күренеш кабатлана. Күкрәп иген үсәргә тиешле кара җиргә ни җаның белән чүп ыргытырга мөмкин?!» – дип Галимҗан Сәетҗанович тукайлыларны чисталыкка, авыл хезмәтчәннәре хезмәтен хөрмәт итәргә чакырды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы кыр эшләре авыл хуҗалыгы язгы чәчү Тукай районы

2
X