Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Ярыш» хуҗалыгында печән әзерләү тәмамланды 

Бүген район хуҗалыкларында актив рәвештә терлек азыгы әзерләү эше бара. Эссе, явым-төшемсез көннәр чабылган үләнне киптерергә һәм тиз арада җыеп алырга мөмкинлек бирә. Гомумән, 3 июль иртәсенә район буенча кышлыкка терлекләр өчен 5711 тонна печән, 8437 тонна сенаж әзерләнгән, бу бер баш шартлы терлеккә 4,1 центнер азык дигән сүз. 

Районда беренчеләрдән булып печән әзерләүне «Ярыш» хуҗалыгы төгәлләде. Бүгенге көндә хуҗалыкта 600 тонна печән басулардан кайтарылган һәм 1100 тонна сенаж базларга салынган. 
– Кышлату чорына хуҗалыкка 704 тонна печән, 3622 тонна сенаж һәм 4785 тонна силос әзерләргә кирәк. Терлек азыгы әзерләүгә 18 июнь көнне керештек. Яз җылы килмәү сәбәпле, быел яшел массаның күләме аз. Аңа нәкъ менә үсә башлаган чорында җылы җитеп бетмәде. Быел калган барлык төр азык культураларына караганда козлятник уңды, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров. 
Бүгенгә хуҗалык механизаторлары 260 гектарда козлятник культурасы үскән басуны тәмамлап, 600 гектарлы люцерна басуында эшлиләр. Фәнис Шәмсиев үләннәрне чаба, ә Рәмзил Хәбиров чабылган үләннәрне тураклап, йөк машиналарына салып бара. Сенаж базына яшел массаны Николай Емельянов белән Марат Мәрданов ташыйлар. Фермага кайтарылган яшел массаны төягеч техника белән Геннадий Федоров базга сала, таптый һәм тыгызлый. Биредә шулай ук яшел массаны трактор белән Рәсим Кашапов таптап тора. Механизаторларның эш көне иртәнге 6да башланып, кичке 7дә тәмамлана. 
Терлек азыгы әзерләү эше белән беррәттән, хуҗалыкта 300 башка исәпләнгән сыер абзары төзиләр. Бүгенгә абзарның баганалары бастырылган. Әлеге ферма республикада эшләп килүче программа буенча түгел, хуҗалыкның үз акчасына гына төзелә. Җитәкченең әйтүенчә, башлангыч чыгымнар 4 миллион 500 мең сумга якын, бар да план буенча барса, абзар 10 августка әзер булачак.
– Көзге бодайга килгәндә, аларга карап күңел сөенә. Барысы да бер биеклектә булып үсеп утыралар, алардан әйбәт уңыш көтәбез. Ә язгы культураларның тишелешләре бик тигез түгел. Узган ел белән чагыштырганда өлгереше артта калып килә. Әлеге күренеш шулай ук салкын яз белән бәйле. Калган елларны 15 июльдән дә соңга калмыйча урак өсте старт ала иде, быел алай булмаячак. Табигать һәм һава торышы үз кагыйдәләрен кертергә мәҗбүр итә. Арышка август башында тотынсак, калганы сентябрьгә дә чыгар дип уйлыйбыз, – дип, якынча планнары белән уртаклашты Рәсим Шәйхаттаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы Тукай районы печән әзерләү «Ярыш» хуҗалыгы