Аграрийларга ун көн эчендә күпьеллык үләннәрне чабып бетерү бурычы куела
Бүгенге көнгә районда чүп үләннәренә каршы 48,3 мең гектар, төрле авыруларга – 6,2 мең гектар һәм корткычларга каршы 2,1 мең гектар җир эшкәртелгән. Яфрактан тукландыру эше 2,5 мең гектар мәйданда, тамырдан тукландыру 9,2 мең гектарда башкарылган.
Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында кышкы чорга терлек азыгы әзерләү эше бара. Район буенча 30 тонна печән әзерләнгән. Аграрийларга 10 көн эчендә күпьеллык үләннәрне чабып бетерү бурычы куела. Хәзерге чорда үләннәрнең туклыклылык күрсәткече иң югары дәрәҗәдә. Бүген үләннәрне соңга калмыйча җыеп алу, аннары икенче катын чабуга керешү мөһим.
Терлекчелек тармагында исә район буенча тулаем савым бер тәүлеккә 80,9 тонна тәшкил итә, бу бер баш шартлы терлеккә уртача 16 килограмм сөт дигән сүз. Субсидиягә килгәндә, тапшырылган бер литр сөткә 3 сум исәбеннән апрель-май айлары өчен республика бюджетына 11 миллион сумга якын акча килде, дип белдерде атналык киңәшмәдә ясаган чыгышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев