21 июнь 2018 яңалыклары
-
Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме кертелергә мөмкин
Теплицалар төзүгә, өч яшьтән зуррак бияләр асрауга, бакчалар утыртуга ярдәм чараларын билгеләү күздә тотыла.
-
Чаллыда "Сабан туе гүзәле" исеме билгеле булды
Әлеге исемгә Татар драма театры актрисасы Гөлинә Минһаҗева лаек булган.
-
Казанга Япония принцессасы Хисако Такамадо килде
ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова Twitter социаль челтәрендәге сәхифәсендә Принцесса белән фото урнаштырды.
-
Районда өстәмә сайлаулар узачак
Кече Шилнә авыл җирлегенең биш депутаты, үз вәкаләтләреннән баш тартып, депутатлык мандатын тапшыру турында гариза язды. Хәзерге вакытта, барлыгы ун депутатның ярты составы булмагач, җирлек советы устав үзгәртү кебек зур мәсьәләләрне карый алмый. Депутатлар исә өстәмә сайлауларда сайланачак.
-
Казанда җәмәгать транспортында банк картасы белән түләп була
Шулай ук транспорт карталары, юл йөрү билетлары, PayPass системалы банк карталары, NFC системалы телефон файдаланырга да мөмкин.
-
Аграрийларга ун көн эчендә күпьеллык үләннәрне чабып бетерү бурычы куела
Бүгенге көнгә районда чүп үләннәренә каршы 48,3 мең гектар, төрле авыруларга – 6,2 мең гектар һәм корткычларга каршы 2,1 мең гектар җир эшкәртелгән. Яфрактан тукландыру эше 2,5 мең гектар мәйданда, тамырдан тукландыру 9,2 мең гектарда башкарылган.
-
Җырчы Илшат Вәлиев: безнең илдә сәнгать энтузиастлар кулында
Җырчы Илшат Вәлиев милли сәнгатьтне үстерүдә дәүләтнең роле, балаларга милли тәрбия бирү һәм яңа татар мәдәнияте турында сөйләде.
-
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Ул - Балтачтан Гүзәл Габдрахманова. Гүзәл республика данын октябрь аенда яклаячак.
-
Бабайлар әйткән : “Бүгеннән яшенле яңгырлар вакыты башлана ”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ