Ул - Балтачтан Гүзәл Габдрахманова. Гүзәл республика данын октябрь аенда яклаячак.
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле. Ул Балтачтан Гүзәл Габдрахманова .Бу хакта бүген Филармониядә узган "Татар кызы-2018" сайлап алу турында билгеле булды.
Бәйгедә район һәм зона этапларыннан узган иң уңган, иң булган, иң тырыш, иң чибәр, иң тыйнак 11 кыз катнашты.
Болар: Гөлүсә Зыятдинова ( Кама Тамагы), Гүзәл Шакирҗанова (Саба), Алсу Гарипова (Арча), Илсинә Тимерова (Актаныш), Алинә Фәйзуллина (Саба), Илзирә Шәрифуллина ( Теләче), Зөһрә Шәрәфетдинова (Апас), Гүзәл Габдрахманова (Балтач) , Альбина Фәтхриева (Саба), Гөлйөзем Шәйдуллина (Лаеш), Фәнзилә Җәмилева (Чаллы).
-
Бәйге биш номинациядә үтте. Иң беренче кызлар үзләре белән таныштырды. Икенче этапта биюдәге сәләтләрен күрсәттеләр. Өченче бирем буларак, жюрилар биргән сорауларга тапкыр җаваплар бирделәр. Дүртенче бирем буларак, спорт костюмы һәм туп белән бию осталыкларын сынадылар. Бишенче бирем - өй эше - кызларның үз районнарында туып-үскән күренекле, үрнәк хатын-кызлар белән таныштыру булды.
Нет комментариев