ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова Twitter социаль челтәрендәге сәхифәсендә Принцесса белән фото урнаштырды.
Казанга Япония Футбол федерациясенең мактаулы рәисе - принцесса Хисако Такамадо килде. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова Twitter социаль челтәрендәге сәхифәсендә әлеге уңайдан фото урнаштырган.
«Япония император гаиләсе принцессасы – Казанда! Такамадо Хисако шәһәр белән танышып, Япония җыелма командасы белән очрашачак», - дип язган Лилия Галимова фото астына.
Бүген принцесса «Рубин» футбол клубы базасында (Япония җыелма командасы анда күнегүләр үткәрә) булачак, шулай ук Милли музей һәм Казан Кремле белән танышачак.
Нет комментариев