Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда җәмәгать транспортында банк картасы белән түләп була

Шулай ук транспорт карталары, юл йөрү билетлары, PayPass системалы банк карталары, NFC системалы телефон файдаланырга да мөмкин.

Казанда җәмәгать электр транспортының барлык төрләрендә, аерым алганда трамвай, троллейбус һәм метрополитенда банк картасы белән түләү мөмкинлеге булдырылды. Бу турыда Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Махсус валидаторлар онлайн-касса принципы белән эшли һәм пассажирларга чек бирелә. Казанлылар һәм туристлар йөрү өчен гадәти транспорт карталары, юл йөрү билетлары, шулай ук PayPass системалы банк карталары, NFC системалы телефон файдаланырга да мөмкин. Пассажирларга билет урынына чек бирелә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Шундый ук “билет” акча түләүчеләргә дә бирелә.

Метрода жетоннар сату терминаллары янына килергә кирәкми. Кайбер турникетларга банк картасын якын китереп кенә түләп була торган җайланмалар урнаштырылган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X