Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы тармагының соңгы биш айдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды

Район хакимиятендә үткән киңәшмәдә терлекчелек һәм игенчелек тармагының соңгы биш айдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашты.

Киңәшмәнең беренче өлешендә авыл хуҗалыгы өчен мөһим мәсьәләләрнең берсе – кадрлар проблемасы каралды. Һәр хуҗалыкның зоотехник, экономистлары һәм башка белгечләре, терлекчеләре барланды. Хуҗалыкларны кадрлар белән тулысынча тәэмин итү өчен һәр авыл җирлеге ким дигәндә бер укучыны авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче уку йортына җибәрергә тиеш. Моның өчен уку йортлары белән сөйләшергә, аннары егет-кызлар белән килешү төзергә кирәклеге ассызыкланды. 
– Иң мөһиме, безнең районда андый яшь белгечләр өчен кызыксындыру чарасы бар – үз йортың белән тәэмин итү программасы эшләп килә. Башка районнар белән чагыштырганда эш хакы да югарырак, – диде Фаил Камаев. 
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Гарипованың чыгышыннан күренгәнчә, соңгы биш айда хуҗалыклар сөт сатып 156,7 миллион сум, ит сатып 42,3 миллион сум акча эшләгәннәр. 2017 елның бу чорында сөт сату бәясе литрына 21,98 сум булса, быел ул 17,88 сумга калган. Терлекчелеккә килгәндә, табыш күләме – 198,9 миллион сум, игенчелектән кергән акча – 47,5 миллион сум. 2017 ел белән чагыштырганда бу күрсәткечләрнең икесе дә күтәрелгән. Тулаем савым күләмен «Ярыш», «Р-Агро», «Гигант», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар арттыра алганнар. Сыер һәм таналарны орлыкландыруга килгәндә, алга барыш Сәйдәшев исемендәге, «Ирек» «Р-Агро», «Гигант», «Ярыш» хуҗалыкларында күренә. Әлеге сыер һәм таналардан туган бозауларның саны «Р-Агро», «Тукай» азык-төлек корпорациясе, «Ярыш», «Ирек» хуҗалыкларында плюс тамгасы белән. Гомумән алганда, район буенча терлек башы 15500гә житкән, ягъни маллар саны узган елдан 140 башка арткан. 
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллин хуҗалыкларда терлек санын берничек тә киметергә ярамаганлыгын ассызыклады, бер баш малның кимүе дә шактый акча югалтуга китерүен билгеләп үтте. Ул терлекләрне төрле авыруларга каршы дәвалау препаратлары белән тәэмин итүгә һәм көн кадагындагы башка шундый мәсьәләләргә тукталды. Шулай ук хуҗалыкларда әзерләнгән яшел массаның сыйфаты тикшерелгән, аларның нәтиҗәләре турында да әйтте районның баш ветеринары – ул терлек азыгы әзерләүгә иртәрәк тотынган хуҗалыкларның отуы турында белдерде. Алга таба хуҗалык белгечләренә сыйфатлы сенаж һәм силос салу технологиясе тагын бер кат аңлатылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы Тукай районы